Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыллар-байлыгыбыз

Югары Яхшый башлыгы Илнур Әхәтов: Бу проблеманы ел саен күтәрәбез, әмма уңай якка хәл итү күренми

Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Илнур Әхәтов әлеге вазыйфага берничә ел элек кенә билгеләнде. Тәҗрибәсе зур булмауга карамастан, 2024 елгы хисап җыенына ныклы әзерлек белән килгән ул.

Көндәлек эш-мәшәкатьләр белән башкарылган эшләрнең мөһимлеге кайвакыт сизелми дә кала. Ә бер җепкә тезгәч, халык яшәеше өчен җирлек җитәкчелегенең тырышып, булсын дип хәрәкәтләнүе күренеп тора.

Хисап барышы фотолар белән баетылып, экранда яктыртылып барды. Хәтта авылдашлар сап-салкын клубта утыруларын да берара онытып тордылар,

язгы өмәләр, Сабантуй бәйрәмнәре, зират җыештыру кебек күмәк эшләр белән бергә мәктәп, балалар бакчасы, авыл клублары, китапханә, мәчетләр, медицина пункты эшчәнлеге белән таныштылар.

Табанлыкүлдә яңа медицина пункты ачылу җирлек халкы өчен зур вакыйга, хәзер заманча җиһазландырылган пунктта үзәк хастаханәгә бару өчен электрон талоннар да алып була, озак һәм сәламәт булу өчен даими медицина күзәтүе үтү һәм үз сәламәтлегеңә игътибарлылык сорала. 

Ә менә почта эшчәнлеге, дөресрәге, хат ташучыларның эш шартлары бар авыл халкын борчый. Матбугат тарату, бөтен коммуналь хезмәтләргә түләүләр кабул итү, пенсия, субсидияләр бирелә торган мөһим социаль объект урнашкан бина салкынлыгы белән хезмәткәрләрнең үзәгенә үтә. 

- Бу проблеманы ел саен авыл җирлеге җыенында күтәрәбез, әмма уңай якка хәл итү күренми,- диде үз чыгышында  Илнур Әхәтов.

Авыл клубында нәкъ шушы ситуация- юан-юан җылылык торбаларына кул тидерерлек түгел, кап-кайнар. Ә клубта искиткеч суык, тун-бияләйләреңне салып утырырлык түгел, кешенең сулышы төтен булып күтәрелә. Бу хакта авылдашлар район җитәкчелегенә дә җиткерде.

Югары Яхшый авыл җирлеге гражданнарының гомуми җыенында катнашучы Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев халыкның сорауларын игътибар белән тыңлады. Актаныш районында нибары ике ике авыл җирлегенең мәдәният йортына гына капиталь төзекләндерү үткәрелмәгән, берсе- Татар Ямалысы, икенчесе- Югары Яхшыйда. 2025 елда Югары Яхшый клубының нигезен, түбә өлешләрен, диварларының ныклыгын карап, ремонтлап чыгарга вәгъдә бирде Илшат Илфат улы. 

Гомумән алганда, Югары Яхшый авыл җирлегендәге эшчәнлек начарлар рәтендә түгел, 26 авыл җирлеге арасында 12 нче позицияне били ул. Актаныш районында 2024 елда башкарылган эшләр белән таныштырганнан соң Илшат Габдулхаев Югары Яхшый авыл җирлегендәге эшчәнлекне, нигездә, уңай яктан бәяләде:

Югары Яхшый авыл җирлегендә тырыш кешеләр яши, үзара салым акчасына бик күп эшләр башкарасыз, күп эшләрне «подрядчик» белән түгел, күмәк көч-өмәләр белән җиңеп чыгасыз. Зират коймаларын үзегезнең көч белән яңартуыгыз бу җирлектә битараф булмаган халык яшәве турында сөйли. Бар да җитә монда, җир дә җитә, бары килешеп эшләргә генә кирәк. Эшләгән кешегә каршылык тудыру гадәте бар әле бездә, менә моннан арынырга, комачауламаска кирәк.

Аерым күрсәткечләргә килгәндә, табигый үсеш район буенча 20 нче урында, авылның картаюы сизелеп тора, туу аз.

Салымнар җыю буенча сез беренче урында, бик зур хезмәт куела.

Мөгезле эре терлек саны буенча 5 нче урында, әмма сыер саны кими, 2024 елда җирлектә мини-фермалар төзелмәгән. Сыер асрауның файдасы бар, сөтнең бәясе зарланырлык түгел, литрын 37-38 сумнан сатып алалар. Эшләгән кеше үзенең икмәген ашый ала. Моны да истә тотсагыз иде. 

Үзара салым үтәлеше буенча 10нчы урында. Җирлектәге оешмаларга грантлар алуга игътибар итәргә кирәк, мәктәпләр, мәдәният учаклары грантлар отып җирлек тормышын тагы да яхшырта ала. 

Криминоген ситуация буенча 10нчы урында. Кытыршылыкларны төзәтерсез дип ышанам. 

Югары Яхшый мәктәбе ничә еллар буена ябаргамы, япмаскамы дигән сорау алдында кала иде. Әмма бүген мәктәпнең эш күрсәткечләре- олимпиада, конкурслар нәтиҗәләре сөендерә. Киләчәктә мәктәп яшәр дигән өметтә калабыз.

Бик аз вакыт эчендә җирлектә берничә яңа мәчет калкып чыкты. Аларны төзетүдә иганәчеләрнең роле бәһаләп бетергесез. Гомумән, җирлеккә шушы авылда туып-үскән эшлекле затлар бкеркайчан битараф түгел, һәрвакыт ярдәм итә, спонсорлык булышлыгы күрсәтә. Кызганычка районның күп кенә җирлекләре мондый иганәчеләре белән мактана алмый. Алмаз Кәримовка, Булат Әхмәдуллинга, Мөнир Заһитовка, Әзһәм Зиннәтуллин һәм башкаларга Илшат Габдулхаев та, Илнур Әхәтов та олы рәхмәтләрен белдерделәр. 

Җыенда «Эконом» хуҗалыгын 20 ел җитәкләүче Алмаз Кәримов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Кадыйров чыгыш ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Якташларым ! Сезнен белэн горуланам ! Сезнен белэн бергэ яшим !Барыгыз да исэн -сау булып бэхетле тормышта яшэп шатлыклы хэбэрлэр генэ килеп торсын !