Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Татар Ямалысы авылында яу кырында башларын салган каһарманнарны искә алдылар

Бүген 22 июнь-ХӘТЕР КӨНЕ! Нәкъ, 82 ел элек дәһшәтле 22 июнь таңы тормышны икегә бүлеп куйган дата. Сугыш башланган көн. Бүген Рәсәйнең һәр почмагында Хәтер көне уза. Батырлар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчкәләр салына, Хәтер шәме яндырыла.

Актаныш районы Татар Ямалысы авылында да Хәтер көнен билгеләп үттеләр. Авыл уртасында урнашкан мемориал комплексында Хәтер чарасын безгә тыныч тормыш бүләк иткән авылдашларыбызны искә алуны мәдәният йорты сәнәгать җитәкчесе Ализә Хурамшина ачып җибәрде. Бүгенгесе көндә илебезне сакларга киткән ир-егетләребезне атап үтте. Яу кырыннан кайтмый калганнарның якты истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды.

Авылыбызның ветераннар Советы рәисе Нуруллин Зинарис Викиятулла улы яшь буынга илебез тынычлыгы өчен сугышта башларын салган батырларның, Бөек Җиңү өчен тылда хезмәт куйган хезмәтчәннәрнең батырлыгы мәңгелек булуын ассызыклады. Бүгенге илдә барган вакыйгаларга тукталып үтте. Чыгышы ахырында: — Без һичшиксез җиңәчәкбез, диде!

Чара ахырында Хәтер шәме яндырылды. Илгә — көнгә тынычлык, авылдан мобилизациягә киткән егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп һәркем өйләренә таралышты.

Гөлчәчәк Фатхулова, Татар Ямалысы — Актаныш — ХМАО-Югра

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев