Туган җиребезгә – изгелекле гамәлләр: Мәчтилеләр сафы бердәм
Юкка чыккан авыл урынында мемориал ачылды.
Бүген Мәчти авылында туып-үскәннәр, шушы яктан — шушы туфрактан булган авылдашлар изге гамәлне тормышка ашырып бетү — данлыклы якташлары истәлегенә мемориал ачу тантанасына җыелдылар. Тантаналы чарада Актаныш районы башлыгының урынбасары Илшат Габделхаев, районыбызның Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, райооның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, «Ташкын» хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов та катнаштылар. Барлыгы 60 кеше җыелган иде. Авыл тарихи белешмәлекләрдә Масти-Наратлы, Масти буларак билгеле.
Тарих үзе күз алдына басты
Алып баручы Рөстәм Мусин чараны ачып, авылның данлы үткәне, гаять бай елъязмасы белән таныштырды.
— Туган авыл... Туган җир... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле сүзләр бу. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезе урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә торган тарихы а бар. Мәчти авылына Сөн буе елгасы басейнында 18 гасыр урталарында нигез салына. Бүләр волостенә кергән. Мәчти авылы халкы белемле, зыялы булган. 1877 елда мәдрәсә каршында малайлар өчен 25 урынлы рус сыйныфы була. 1970 елларда — бу авыл юкка чыккан, дип тарих бәян итүдән чара башланып китте.
Район башлыгы урынбасары Илшат Илфат улы:
— Чыннан да тарихи, бик мөһим чарага җыелдык. Ни өчен? Үткән белән бүгенге заман буын вәкилләрен рухи яктан тоташтыручы бер нокта хасил булды. Мәчти — күркәм авыл, укымышлы шәхесләре белән дан казанган авыл. Әле дә авыл халкы таралмаган, бердәм! Моңа күңел сөенә.
— Мәчти зираты абруйлы тарихчылар тарафыннан да өйрәнелгән, «мәдәни марис» объекты статусына кертелергә тиешле. Өйрәнелгән, беренчел экспертлар сүзләре өметле.
Шушы изге эшне күтәреп алган барлык райондашларга зур рәхмәт! Бәләкәй генә шушы авылдан чыккан җирдәшләрнең кечкенә Мәккәсенә әверелсен иде.
Туган авылыбызга кайтабыз куанып, хак мөселман Хаҗга барган кебек Мәккәгә...
Шушы авыл кызы булган, Актаныш районының «аяклы энциклопедиясе булган хөрмәтле хезмәт ветераны, әле дә газетабыз укучыларын матур һәм тәрбияви язмалары белән әдәби-мәдәни зәвыкларын баетып торган тарихчы Дәлия апа Ханнанова әлеге авылның тарихын барлаучы, аны акка-кара белән язган, китаплар чыгарган шәхес. Аңа 95 яшь. Бу һәйкәлне булдыру идеясен дә ул башлап йөри, авторы була. Соклангыч шәхес, сөбханаллаһ.
Ә инде мемориалны булдыруга зур көч салган, иганәчелек иткән, төзелеш вакытында да үзе дә килеп йөргән, ярдәменнән ташламыйча мемориалны төзүгә сәбәпче булган Актаныш район суды рәисе Хәмит Янгировка якташлары зур ихтирам-хөрмәт белән чиксез рәхмәтлекләрен белдерәләр. «Ташкын» хуҗалыгы да саллы итеп иганәчелек иткәнен дә зур итеп рәхмәт белдереп шатланалар Мәчти халкы. Мемориалны Альберт Галимов җитәкчелегендәге Актаныш төзүчеләре бригадасы ясаган. Мемориалга мөхтәрәм авылдашлары, зыялы зат, иҗатчы Фәйрүзә апа Саяпованың авыл тарихы хакындагы мәкаләсенең баш исеме язылган. «Туган авылым урамын — кабат-кабат урадым» дип тарих укалары белән һәйкәлгә генә язылмаган, ә бу исем астында диярлек «Туган авылым урамын — соңгы кабат урадым» 2010нчы елда 106 биттән торган буларак 300 данә басыла. Бу мәчтилеләргә дә, киләчәк буыннарга да олы бүләк була.
Гомумән мәчтилелеләр төрле якта, төрле җирләрдә яшсәләр дә аралашып, туганлык хиләрен сүндермичә һәм сүрелдермичә имин генә гомер итәләр. Интернет киңлекләрендә үз чатлары булдырылган. Мемориалның үзенәчелеген дә билгеләп үтү дөрес булыр: монда авылга нигез салучыларның да, репрессия корбаннарының да, Бөек Ватан сугышы каһарманарының да, Ватан өчен җаннарын фида кылганнарның шулай ук дан-шөһрәтле, танылган шәхесләрнең исемнәре һәйкәлдәге плитәгә язылган.
Чара барышында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзе дә Байсар якларыннан булган Лилия Хөсәенова матур җырлары белән күңелләрдә туган җиргә карата сугарылган изгеләрдән-изге хисләрне данлады.
Менә шулай Мәчти авылы халкы, нәсел-нәсәбе белән аралашып, аларның уңышларына, киләчәккә матур планнарына сөенеп, илһамланып кайттык без. Иң мөһиме — мондый битараф булмаган, олы йөрәкле кешеләр булганда авыл булмаса да — авылның киләчәгенә өмет бар әле, дигән фикеребез ныгыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев