Тыңламаслылар зират чистарту өмәсенә чыкты
Тыңламас авылында халык зират чистарту өмәсенә чыкты.
Әлеге инициатива авыл халкының бердәмлеген һәм үткән буыннарга карата хөрмәтен күрсәтә.
Җирлектәгеләр зират территориясен чистартты, былтыргы яфраклар, чүп-чарны тырмалады, агач боткаларын кисеп түкте. Алда да эш җитәрлек, алда да эш җитәрлек - чардуганнарны төзәтү, буяу, койма, рәшәткәләрне төзәтү эше дәвам итә.
Өмәне оештыручыларның игелекле гамәле башка авылларга да үрнәк. Ата-бабалар каберлеген чиста һәм тәртиптә тоту – һәрберебезнең изге бурычы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев