Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

ҺӘВӘСКӘР БАКЧАЧЫЛАРЫБЫЗГА КИҢӘШЛӘР ПОЧМАГЫ

*Дарчинны (корица) без тәмләткеч буларак беләбез, ә аның гөмбәчеккә каршы тору үзлеге дә бар икән. Үсентегә дарчин порошогын сипсәң, ул аларны авырулардан саклый.

* Бал составындагы ферментлар үсентеләрнең тамырларын тиз үстерә торган табигый гормон булып тора. Чыбыкчаны утыртыр алдыннан бал кушылган суга салып торсаң, ул аны микроблардан, гөмбәчекләрдән арындыра.

*Каһвә куесы кырмыска, әкәм-төкәм кебек корткычларга каршы көрәшә. Аны туфрак өстенә генә сибәргә кирәк.

*Чүп үләннәренә каршы түбәндәге чара булыша: 4 литр аш серкәсенә ярты стакан тоз һәм бер аш кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык салып сибегез.

*Бәрәңге кортына каршы: 10 литр суга бер пакет коры горчица (100 грамм) һәм 100 мл 9 процентлы аш серкәсе салыгыз. Яхшылап болгатып, 10 литр суга салыгыз да бәрәңге сабакларына сибегез.

*Карлыган төбенә кипкән бәрәңге кабыгын казып куйсагыз, аның җимешләре чия кадәр булыр. Крахмалга бай бәрәңге кабыгын суда кайнатып, карлыганның үзенә дә сибәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев