Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Апрель ахыры, май башы – яшелчәләр һәм төрле декоратив культураларны утырту чоры

Быел яз иртә килде һәм күп бакчачылар, әле җир дымлы чакта дип, күпчелек яшелчә орлыкларын апрель ахырында ук чәчәргә ашыкты. Кемнәр өлгермәгән – бәйрәмнәр чорында утыртырга бик вакыт! Алдан чәчәргә өлгерүчеләр бу көннәрдә инде артык куе утыртылган суган, салат һ.б. яшел культуралар түтәлләрен сирәкли башлагандыр. Кемнеңдер май бәйрәмнәренә редис, кузгалак, яшел салат, укроп, суганы өлгергәндер.

.

 


Ләкин... май аенда салкыннарның кире әйләнеп кайту мөмкинлеге бар әле. Әнә шул салкыннар үткәннән соң гына барсын да туфракка чәчәргә мөмкин дигән сүз. Яшелчә культураларын якынча халык сынамышларына нигезләнеп утырталар:


*Чаганнарда алкалар күренгәч тә, чөгендер утыртыла;


*Усак чәчәк атуга – кишер чәчәр вакыт җитә;


*Каеннарда яфраклар күренүгә – бәрәңге чәчелә.


Май аенда помидор һ.б. үсентеләрне тәрбияләү дәвам итә. Шулай ук кыяр, карбыз, кавын орлыкларын үсенте өчен савытларга утыртыгыз.


Май ахырында бакчага утыртылачак яшелчә үсентеләре өчен түтәл әзерләү вакыты җитә. Үсентеләрнең бер өлешен, салкыннар кабатланганда каплау мөмкинлеген булдырып, ай ахырына табан бакчага утырта башлаганда да була.


Агачлар һәм куаклар


“Алмагачлар – чәчәктә!” дигән җыр юлларын барыбыз да яратабыз. Ләкин бакчаларыбыз чәчәкләрдән торган ак болытларга күмелгәнче башта шактый эшләр башкарырга туры киләчәк әле.


Май башында ботакларны сирәкләү эшен тәмамларга кирәк. Шулай ук азотлы ашламалар да кертергә вакыт җитә. Ике тапкыр сиптерү киңәш ителә: беренчесе әле уянырга өлгермәгән бөреләргә һәм икенчегә – корткычлардан котылу өчен чәчәкләрнең алсу бутон фазасында. Шулай ук агач һәм куаклар утыртасыгыз булса, бу эшне соңга калдырмагыз.


Майда көздән туфракка күмеп куелган виноградларны ачалар. Аларның ботакларын бераз гына күтәртеп, вакытлыча шпалерага бәйлиләр һәм кипкәннән соң 3 процентлы нитрофен белән эшкәртәләр. Әлеге препарат белән виноградларның төпләрен дә эшкәртегез. Моннан ары ботакларны шпалераның беренче тимерчыбыгына бәйлиләр.


Кура җиләгегез елның-елында зур уңыш биреп сөендерәме? Җәен уңыш аларны сындырмасын һәм җиргә имәсен өчен кура җиләк ботакларын бәйләп куялар. Гадәттә, бәйләүнең өч төре кулланыла: шпалера, җилпәзә һәм казык ысуллары.


*Шпалера ысулында (бу иң яхшысы исәпләнә) рәтләр буйлап урнаштырылган баганаларга ике-өч рәт тимерчыбык сузалар һәм шуларга кура җиләге сабакларын бәйләп куялар.


*Җилпәзә ысулын кулланыйм дисәгез, куакның ике ягына да 1,2-2 метр биеклектәге казыклар кагыгыз, аларның һәркайсына күрше булып үскән ике куак кура җиләгенең яртышарын бәйләп куегыз.


*Казык ысулында ботакларны куак уртасына диярлек җиргә кагып кертелгән казыкка бәйлиләр.


Бакча җиләге түтәлләрен ныклап эшкәртегез. Узган елдан калган, искергән, картайган, зарарланган, җимеш бирергә өлгергән ботакларны, тамыр җибәрергә өлгергән мыекларны, яфракларны җыеп алыгыз. Рәт араларын йомшартыгыз һәм ашлагыз. Туфракны йомшарту алдыннан мочевина (100 квадрат м җиргә 2,5-3 кг. күләмендә) яки аммиак селитрасы (100 квадрат м җиргә 3-4 кг.) кертергә киңәш ителә. Ашламаларны туфракка, рәт араларына кертәләр һәм черемә, торф, синтетик пленка белән мүлчәлиләр.


Май – бакча җиләге утырту өчен менә дигән чор. Бу вакытта утыртылган үсентеләр җиңел алына һәм киләсе елга яхшы уңыш биреп сөендерәчәк.


Май аенда кырау төшүләр булып кына тора, шуңа да һава шартларының үзгәрүен күзәтеп торырга кирәк. Мәсәлән, кырау төшәсе булса, төтен учаклары ягарга мөмкин, бу җимеш агачларының чәчәкләрен суыктан саклаячак. Төтәсләүне бакча җиләге түтәлләрендә дә башкарырга киңәш ителә, ни өчен дигәндә, язгы кыраулардан иң беренче чәчәкләр зыян күрә, ә алар – иң иртә һәм эре уңыш бирүчеләр. Әгәр кичләр салкын тора икән, бакча җиләге түтәлләрен тыгыз кәгазь яки гәзитләр белән ябарга киңәш ителә.


Суганлылар


Язын суганчалы чәчәкләр иң тәүге чәчәкләр белән куандыра. Умырзаялар, крокуслар, нарцисс һәм лаләләр, декоратив суган – барсының да чәчәкләре бакчага нур өстиләр. Ләкин шуны онытырга ярамый: алар чәчәк атып беткәннән соң яфраклары табигый юл белән корырга тиеш. Шундый бакчаны ямьсезрәк күрсәтә торган урыннарны бу чорда яңа компост белән мүлчәләргә кирәк ди тәҗрибәле бакчачылар.


Күпьеллыклар


Иртә чәчәк атучы күпьеллыклар – примула, медуница, бадан– беренче чәчәкләрне алыштырып, бакчаларыбызны ямьли. Алардан соң чиратта – аквилегия, песи гөлләре, барвинка һ.б. Аларның берсе дә бакчачыдан артык күп игътибар сорамый: гадәти язгы эшкәртү үткәрсәң – шуңа риза. Тик вакытында чәчәк атып беткән сабакларын һәм саргайган яфракларын гына кискәләп торыгыз.


Үсемлекләр сәламәтлеге


Яз килү белән адәм балалары гына яшәреп, дәртләнеп китә дип уйлау һич дөрес түгел, бу чорда бакчаларыбызда төрле вируслар, бактерияләр һәм гөмбәчекләр, шулай ук төрле корткычлар да активлаша.


Әгәр дә сез роза куакларында яки җимеш агачларында гөмбәчек авыруы билгеләрен күрәсез икән (яфракларда һәм сабакларында тутык таплары яки кара нокталар, яисә корып барган ботаклар), махсус биологик контроль үткән препаратлар белән берничә тапкыр эшкәртегез.


Күпләр бакчага зур зыян салырга сәләтле әкәм-төкәмнәргә зарлана. Алар да язын уяналар һәм дымлы көннәрдә үзләрен бакчада аеруча яхшы хис итәләр. Котылу юлы: әкәм-төкәмнәр яраткан урыннарга иске плитка куярга киңәш ителә. Менә шулар астына кереп тулачаклар һәм аларны җыеп алып юк итәсе генә кала.


Лилия культураларына лилейник коңгызлары зыян салмаганмы икәнен гел тикшереп торыгыз. Зыянлаган лилейникларны шунда ук юк итәргә киңәш ителә. Бу максатка һәрчак натураль, экологик яктан зыянсыз көрәш чаралары кулланырга тырышыгыз.


Халык сынамышлары

 


*Әгәр тәүге май яңгыры суы белән чәч чылатсаң, чәчләр май үләне кебек тиз үсәчәк.

 


*Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар була. Аеруча салкын көннәр имән яфрак ярганда күзәтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев