Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Үсентеләрне «ремонтлыйбыз»

Сентябрьнең матур, аяз көннәрендә агач кәүсәләрен һәм скелет ботакларны чистартып, бакыр купоросы белән эшкәртергә һәм бакча сагызы белән сыларга кирәк.

  • Шулай ук аларны бакча эшләре өчен махсус эшләнгән су – эмульсия буявы белән дә буяп куегыз. Әлеге буяу шунысы белән яхшы: ул көзге яңгырлар чорында юылмый һәм агачларны язын көчле кояш нурларыннан да саклаячак. Чөнки иртә язда әле бакчаларда кар күп ята, без агачларны тиз генә буярга өлгерә алмаячакбыз. Акбур белән аклауның файдасы аз, чөнки язга кадәр ул юылып бетәчәк.

 

  • Сентябрь ахыры агач-куакларны кисеп, тәртипкә китерер чор. Бу бигрәк тә иске агачларга файдага, чөнки аларның карт, инде җимеш бирмәгән ботаклары яшь ботакларга үсәргә ирек бирми. Ботакларны дөрес кисү, агачларга зыян салмау мөһим. Монда төп принцип: эчкә, кәүсәгә яки аска карап үскән барлык ботакларны кисәргә кирәк. Чөнки алар бер-берсенә зыян салып, яктылыкны каплап тора. Ә инде тышка карап үскән һәм берьеллык ботакларны, әлбәттә, калдырырга кирәк.

 

  • Агачларга «ремонт» ясаган вакытта авыру һәм корткычлар белән зарарланган ботакларны кисеп ташларга кирәк, чөнки алардагы личинкалар һәм авырулар әкренләп сәламәт ботакларны да зарарлаячак. Бакчадагы яшь агачларның очларын өзеп ташларга киңәш ителә, бу аларга яшь кәүсәләрен ныгытырга һәм салкын кышны исән-имин чыгарга булышыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев