Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бар илнең йөрәге бер булып тибә

Бөек Җиңү таңын районыбызның 1638 өлкәне бүгенгедәй хәтерли

Бөек Җиңүнең 79 еллыгын каршылаган көннәрдә утлар-сулар кичкән ветераннар, сугышның авыр яраларыннан, авырулардан вафат булган яугирләрнең тол хатыннары, тылда җиңү өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән тыл ветераннары, балачакларын сугыш урлаган сугыш чоры балалары тагы бер кат ул авыр елларны искә ала, хатирәләргә чума.

Яшь буынга бу өлкәннәребез бүгенге тормышның кадерен белергә, намус белән гомер итәргә чакырып наказларын бирә.

Актаныш районында 79 нчы Җиңү бәйрәмен дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының 31  тол хатыны, 175 тыл ветераны, 1428 сугыш чоры баласы каршы ала.

Хөрмәтле ветераннар – фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!
Сезне якынлашып килүче изге бәйрәм – Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз!

Еллар уза, әмма бу көн иң кадерле бәйрәм булып кала, без аны кешелекне фашизмнан коткарган балаларыбыз өчен горурлык тойгысы белән каршылыйбыз. 
Актаныш районы гомум Җиңүгә зур өлеш кертте. Меңнәрчә якташларыбыз фронтта сугышты, тылда фидакарь хезмәт итте. Без җиңүчеләр алдында түләп бетерә алмаслык бурычлыбыз! 
Хөрмәтле ветераннар, тыл эшчәннәре, сугыш балалары! Батырлыгыгыз һәм чыдамлыгыгыз өчен, ихтыяр көчегез һәм Ватанга тугры булганыгыз өчен рәхмәт сезгә! Без гомеребезнең һәр көне, һәр уебыз һәм һәр эшебез белән безгә яшәү хокукы бүләк иткән бөек буыннар ышанычын акларга һәм лаеклы булырга тиешбез. Безнең изге бурычыбыз – мәңгелек кыйммәтләр сагында нык тору, теләсә нинди янаулар алдында тупланганлык һәм бердәмлек күрсәтү. 
Ветераннарга ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, якыннарының кайгыртуын һәм игътибарын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев