Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәхет кошы — хезмәттә

Мәктәпләрнең яшь тегүчеләре «Мин- мастер» бәйгесендә осталыкларын күрсәтте

20 март көнне Балалар иҗат үзәгендә, тегүче кызлар арасында «Мин- мастер» бәйгесе узды.

Кызлар ике яшь категориясендә көч сынаштылар. Кечкенәләр калфак, ә зурлар — түшти тегү осталыгын күрсәтте. Технология буенча узган конкурсларның барысында да диярлек катнашып килүче Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, гимназия, Пучы, кадет-интернат мәктәбе, Богады, Иске Кормаш, Сәфәр, Байсар, Әлем, Такталачык коррекцион мәктәпләре укытучылары бу юлы да яхшы әзерлекле укучылар белән килгән иде.

Барысы 13 мәктәптән 19 бала бәйгедә катнашты. Араларында Такталачык коррекцион мәктәбеннән егетләрнең дә булуы соклану уята. Ике сәгатьтән артык барган ярышны үз эшләренең осталары- Актаныш технология техникумында хезмәт куйган лаеклы ялдагы укытучы Фазуллина Гөлүсә Назыйф кызы, балалар иҗат үзәге педагогы Зарипова Резида Кашбелгыйлем кызы, район мәгариф бүлеге методисты Зиннурова Рәйлә Рөстәм кызы, үзмәшгуль Хәйретдинова Лилия Исмәгыйль кызы укучыларның эшләрен күзәтеп барды, лаеклы дип тапканнарга урыннар чыгарды. Әлеге бәйге сәләтле укучыларны барлый, киләчәккә өмет уята, талантлар ача. Хәзерге заманда әлеге конкурсларның әһәмияте зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев