Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәхет кошы — хезмәттә

Патриотлык — өлкән буынга, хезмәт кешесенә хөрмәттән башлана

Районыбызның Киров авылында игелекле гомер итүче тере легендабыз Дөлфирә Каһированы белмәүчеләр сирәктер. Бездәге бердәнбер исән-сау Ленин ордены кавалеры да бит ул.

Бүген, Яңа елның беренче көнендә үзенең матур гомер бәйрәмен —ВДНХның алтын, көмеш, «Ана даны» көмеш, алтын медальләре иясе, Ленин ордены кавалеры Дөлфирә Барый кызы Каһирова бәйрәм итә.

Нибары 19 яшь булганда ук илебезнең югары дәүләт бүләге — Ленин орденына лаек, хезмәт ветераны, шәрәфле шәхесне Киров авыл җирлеге башлыгы Илназ Мәгъданов тәбрик итте, хәлен белде. 

Шулай ук гомерен терлекчелеккә багышлаган Дөлфирә апаны туган көне һәм Яңа 2024 ел белән тәбрикләүләрен, ихтирамын Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, ТР атказанган агросәнәгать хезмәткәре Нәфис Сәлимгәрәев та ирештерде. 

Әлегесе көнне Дөлфирә Барый кызы шатлыклы, хәер-сәгадәтле картлык көннәрен кичерсә дә, бик актив. Аның узган ел көзен махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләребез өчен пенсиясеннән саллы гына сумма хәйрия иткәнен генә искә алыйк. Изгелекле шәхес. Мөхтәрәм райондаш. Туган җиренең, газиз Ватанының чын патриоты!

Без дә Дөлфирә апаны ихлас йөрәктән тәбрик итик, дуслар. Балаларыгыз, оныкларыгыз куанычларына сөенеп, сау-сәламәт булып һәм мәрхәмәтле эшләрегезнең әҗер-савапларын күреп мең яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев