Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бәхет кошы — хезмәттә

«Россия-минем офыкларым»: Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары прокуратура хезмәткәрләре белән очрашты

«Россия-минем офыкларым» һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында Актаныш районы мәктәпләрендә укучылар төрле һөнәрләр белән таныша ала. Шушы көннәрдә Актанышның 1нче мәктәбе укучылары прокуратура вәкилләре белән очрашып, хокук сакчыларының эшчәнлеге белән танышты.

Һөнәри юнәлеш дәресләре укучыларга төрле һөнәрләрне яхшырак аңларга һәм үз юлларын сайларга ярдәм итә. «Россия-минем офыкларым»  һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында Актанышның беренче санлы мәктәбенең 9 А һәм 9 Т сыйныфы укучылары, класс җитәкчесе Вәлиева Алсу Риф кызы, Закирова Айзирәк Илдус кызы белән берлектә, прокуратура хезмәткәрләре белән очрашу укучыларга хокукый система, җәмгыятьтә прокуратураның роле һәм бу өлкәдә карьера үсеше мөмкинлекләре турында күзалларга мөмкинлек бирде.

Дәрес вакытында прокуратура хезмәткәрләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, һөнәрнең үзенчәлекләре һәм бу өлкәдә уңышлы карьера өчен нинди сыйфатлар кирәклеге турында сөйләделәр. 

Мондый очрашулар укучыларга тормышны күзаллау офыкларын киңәйтергә һәм булачак һөнәрләрен билгеләргә ярдәм итә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев