Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Авырлык килгәндә безнең халык таулар күчерергә әзер

Гөлинә Иделбаеваның махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм оештыруда бай тәҗрибәсе бар хәзер.

Орчык кадәр генә кызыбыз махсус хәрби операциядәге егетләребез белән даими элемтәдә, аларга ни кирәген Гөлинәдән дә яхшырак белүче юк. 

Илебездә әлеге хәрби хәрәкәткә бәйле вәзгыять башланганнан бирле Актаныш районыннан гына да бишенче тапкыр гуманитар ярдәм озатыла. Гөлинә оештырган гуманитар ярдәм төркеменең чикләре киңәйгәннән киңәя. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр зур активлык күрсәтә. 

Кайнар ноктадагы егетләребез төшенкелеккә бирелмәсен, күңелләре күтәрелсен өчен туган ягыбызда әзерләнгән тәмле ризыклар, чәй татлылары гына түгел, соңгы вакытта искерми торган итле ризыклар да әзерләнә. Бу- хәрби операциядәге егетләрнең теләге буенча эшләнә. Әлеге үтенечне хакта район башлыгы белән очрашуда уллары, ирләре хәрби операциядә булганнарның якыннары да җиткергән иде. 

- Тушенкалар ясарга ит кирәк диюгә, «Башак» хуҗалыгы җитәкчесе Илүс абый Ярмиев элемтәгә чыкты. Бик күп итеп ит бирде. Ул итләрне Татар Суыксуы һәм Чалманарат авыл җирлекләренә илттек.

Банкаларны стерильләштереп, тозын-борычын, тәмләткечләр салып тиз арада тушенка ясау оештырылды. Егетләрнең барчасына да тушенкаларны икешәр итеп, ватылмасын өчен кат-кат төреп тартмаларга тутырдык,- ди Гөлинә Иделбаева,- Кемнән генә ярдәм сорасак та ярый, ярый, дип кенә торалар. Бергә эшләгәндә генә барысы да җиңел бирелә. "Кайнар икмәк"тән зур ярдәм алдык. Ипиләр, башка камыр ризыкларын күпләп китерделәр.

Бишенче гуманитар ярдәм фурасында үзебезнең Актаныш кызлары үргән маскировка челтәрләр дә бар. Алдагы ярдәм вакытында бу иң кирәкле әйбер Чаллы, Азнакай, Түбән Кама шәһәрләреннән кайтартылды. Соңгы вакытта ихтыяҗ зур булу сәбәпле, хәзер маскировкаларга кытлык. "Кеше эшләгәнне, без булдыра алмыйбызмыни", дип, үзебезнекеләр дә челтәр үрүгә алына.

Шәхси эшмәкәр Алмаз Шәйхразыевның оста куллы егетләре станоклар ясап Яңа Әлем һәм Мари Суыксуы авылларына илтәләр.

Волонтерлар китергән тукымалардан җитез кызлар, апа-сеңелләр тиз арада маскировка челтәрләре үреп тә куя. Сетка үрү бүген дә тукталмый, авыл җирлекләренә кирәкле материаллар илтеп бирелә, бу кирәкле эш дәвам итә. 

Гуманитар ярдәм әзерләүдә күпбалалы гаиләләр дә актив рәвештә үз өлешләрен кертә. Мәсәлән, Киров авылында яшәүче Венера һәм Алмаз Сабитовлар, Актаныштан Алсу Гафурова тәрбиягә алган балалары белән продукцияләрне тартмаларга тутыру, дөрес итеп урнаштыруда катнашалар.

Гөлинә бу гаиләләрнең, бер генә түгел, ә берничә тапкыр бердәм булып «Яшьлек» яшьләр үзәгенә килүләрен әйтте. Волонтер кыз аларга зур рәхмәтле, чөнки берүзенең генә тартмалар тутырган вакытлары да булган. Венера Сабитова гуманитар ярдәмгә авыл халкын да үз артыннан ияртә. Хатын-кызлар бергәләп томач басып кисәләр, егетләребез нәкъ өйдәгечә кулдан әзерләнгән токмачлы ашлар ашасын дип тырышулары. 

Ярдәмчеллек, кеше борчуына битараф булмау, киң күңеллелек янына кыюлык, батырлык та өстәлсә, кеше дигәнең таулар күчерергә сәләтле. Нәкъ тә шундый сыйфатларга ия Алмаз Кашапов белән Руслан Ханов менә бүген бишенче тапкыр махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм алып киттеләр.

Меңнәрчә чакрымнар узып, Луганск, Донецк якларыннан соң да үзебезнекеләрне күрергә, туган ягыбызның яктылыгын илтергә юлга кузгалды алар. 

— Безнең юлның озынлыгы бер якка гына 1400 километр. Бару-кайтулар бер атнага сузыла. Кайда Актаныш егетләре хезмәт итә, ул нокталарның барысына да керәчәкбез. Егетләр безнең белән һәрчак элемтәдә. Алар безне көтеп тора,- ди Руслан.

Гуманитар ярдәмнең берсе китүгә, икенчесен әзерләү башлана. Алдагыларын кайнар нокталарга алып баруда район башлыгы Ленар Зарипов та катнашырга җыена:

- Райондашларыбыз гуманитар ярдәм әзерләүдә вакытларын да, көчләрен дә кызганмый. Ел дәвамында апалар, кызлар тәмле ризыклар әзерләделәр. Олы яшьтәге әбиләргә кадәр оекбашлар бәйләде, бәйләм өчен йон җегерләде. Хәзер менә маскировка сеткалар үрәләр. Бар нәрсәгә дә түзеп була, бары егетләребез генә туган ягыбызга исән-сау кайтсын!-ди Леанр Рафак улы.

Әлбәттә, бу изге теләкләргә без дә кушылабыз. Райондашларыбызның күңел һәм кул җылысы сеңдергән күчтәнәчләр, кирәк-яраклар егетләребезгә көч-куәт, дәрт-дәрман бирсен. Гуманитар ярдәм белән ерак юлга кузгалган егетләребез арымый, талмый барып, әйберләрне ияләренә тапшырып кайтсыннар.

Бердәм булганда, бергә булганда, авырлыклар артта кала, таулар да урыныннан күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев