Батырлар эзеннән
Нияз Фәррахов исеме Актаныш районында яшәүче һәркемгә яхшы таныш. Оста шахматчы, спортчы, киң күңелле, тәртипле, тәрбияле, акыллы егет дип сурәтлиләр аны. Тормышта яшьтәшләренә үрнәк егет ут эчендә- махсус хәрби операциядә дә үзен чын ирләрчә тота. Декабрь аенда Нияз Илдар улының ил алдындагы батырлыгы лаеклы бәяләнеп, әнисе Ираида Фәрраховага улының «Батырлык» ордены тапшырылды.
Батырлыкка юл каян?
Нияз Фәррахов- яшьтән физик яктан сау-сәламәт, көчле рухлы, акыллы булып үсә. Мәктәптә укыганда шахмат спортына гашыйк райондашларыбыз Фәһим Галимов белән Илдар Имамовның шахмат түгәрәге ачып җибәрүен ишетә дә, беренчеләрдән булып әлеге түгәрәккә языла. Зирәк укучы остазларының һәр әйткәнен күңеленә сеңдерә, кыска гына вакыт эчендә район, республика шахмат ярышларында зур җиңүләр яулый, чемпион исеменә лаек була.
Күренекле шахматчы-шәкертенең илебез азатлыгы өчен көрәштә- махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булуы Фәһим Галимовны нык тетрәндерә. Фәһим Галим улының күптапкырлар Татарстан Республикасы, Актаныш районы чемпионы исеменә лаек булган Нияз Фәрраховның исемен мәңгеләштерү теләген район башлыгы Ленар Зарипов хуплап алды. Менә шулай итеп район җитәкчелеге хәер-фатихасы белән Нияз Фәррахов исемендәге шахмат турниры барлыкка килде.
Балалар иҗат үзәгенең коридорына Нияз Фәррахов турында бик күп истәлекле фотосурәтләр, аның төрле ярышларда җиңеп алган мактау кәгазьләре, яхшы укыганлыгын раслаучы рәхмәт хатлары куелган иде. Шулай ук спортчы егет турындагы мәкаләләр чыккан газета кисемтәләре дә бар.
Бу кадәр уңышларга бер генә кеше ничек ирешә алды икән дип сокланды ярышка килгән шахматчылар. Чыннан да Нияз оста шахматчы гына түгел, көчле җиңел атлетикачы-йөгерешче да була. Казанда югары уку йортында укыганда спорт чараларында мактаулы урыннар ала.
Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев укучыларга Нияз Илдар улын һәрьяклап өлге итеп куйды.
Физик яктан да, рухи яктан да көчле Нияз Фәррахов беренче көннән үк махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләре өчен көрәшә. Агрегат заводында эшләгәч, бронь бирелсә дә ил алдындагы бурычын үтәүне үзенең намус эше дип саный. Кызганычка каршы, 2024 елда ул батырларча һәлак булды.
«БлагоДарение» хәйрия фонды президенты, шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Салихов Актанышта бик күп шахмат ярышларының узуын, әмма бүгенгесе үзенчәлекле булуын әйтте.
- Дустыбыз, Актаныш шахмат командасының лидеры, район данын яклап озак еллар яхшы күрсәткечләргә ирешкән Нияз Фәрраховны искә алабыз. Безнең команда аның исемен беркайчан онытырга тиеш түгел.
Кыска гына вакыт эчендә ул үзенең тыйнак, булдыклы, уңган, батыр кеше икәнлеген күрсәтте. Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белеп яшик. Хөрмәтле балалар, сез дә үзегезне тормышка әзерләгез, акыллы, физик яктан нык, әти-әниләрегезгә, якыннарыгызга кирәкле кешеләр булып үсегез. Кирәкмәгән кеше булмагыз. Фикерли, алдан күрә белә торган кеше һәрвакытта да кирәкле була. Ә шахмат сезне фикерләргә өйрәтә.
ады.
Турнирга батыр райондашыбызның әнисе Ираида Фәррахова, әбисе Роза Сергеева һәм туганнары да килгән иде. Ираида ханым улының исемен мәңгеләштерүдә башлап йөрүче район җитәкчеләренә, шахмат спортына мәхәббәт тәрбияләгән остазы Фәһим Галимовка рәхмәт белдерде. Турнирда катнашучыларга уңышлар һәм ярышларның алдагы елларда да дәвам итүен теләде.
Әбисе, лаеклы ялдагы укытучы Роза Сергеева районда балаларга сәләтләрен үстерү өчен тудырылган шартларга сөенүен әйтте. Ниязның буш вакытында һәрвакыт шахмат уйнавын, шахмат мәсьәләләре чишүен , китап укуын искә алды. Нияздагы түземлелек, сабырлык сыйфатлары нәкъ менә шахмат белән ныклап шөгыльләнгәндә барлыкка килә. Роза апаның улы Александр да бүген махсус хәрби операциядә. Бер гаиләдән ике ир-егет Ватаныбыз өчен гомерләрен дә кызганмый.
Шахмат буенча остаз Фәһим Галимов Ниязны яхшы яктан гына сурәтләде: тәртипле, кушканны төгәл үти, искиткеч спортчы һәм кеше иде ди ул аның турында.
Ярышлар 7 яшь аралыгындагы шахматчылар арасында, малайлар һәм кызлар арасында узды. Шулай ук шахмат сөюче ветераннар да анда көчләрен сынады. Җиңүчеләргә Нияз Фәрраховның якыннары бүләкләр, тәмле сюрпризлар әзерләгән иде.Шулай ук район җитәкчелеге дә шахмат уенында иң күп очко җыючыларны хөрмәтләде. Ярышларда катнашучыларның берсе дә күчтәнәчсез кайтып китмәде. Фәрраховлар гаиләсе һәркемне татлы ризыклар белән сыйлады.
Батырлар үстергән аналар алдында башыбызны иябез!
Батыр ул үстергән Ираида ханымның хәлен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да килеп белеп, аңа рәхмәт сүзләрен әйттеләр.
Фәрраховларның йортының кайсы гына почмагына карама, һәркайда Нияз рухы. Ишектән килеп керүгә батырның фуражкасы, соңгы тапкыр ялга кайткач, әнисенә бүләк иткән роза гөлләмәсе, беренче йомшак уенчыгы, шахматлары каршы ала. Хәрби киемнән төшкән рәсеме әтисе Илдарның ике фотосы уртасында.
Әнисе Ираида Георгиевнаны улы белән бәйле кадерле истәлекләре эшкә озатып кала, каршы ала.
Әбисе Роза Әсләх кызы Нияз белән бәйле хатирәләрен сөйләп туя алмый.
- Сезнең улыгыз Нияз Илдар улы- чын герой! Шундый батыр ул үстерүегез өчен зур рәхмәт! Ниязның урыны җәннәттә булсын. Сезгә бу авырлыкларны күтәрергә Аллаһ үзе җиңеллек бирсен!- диде Ленар Зарипов бу батыр йөрәкле әниләргә.
Әлфия Когогина үзе дә өч ул әнисе буларак, бу югалтуны йөрәге аша уздырып, улын югалткан Ира ханымның кайгысын уртаклашты. «Үзегезне саклагыз, авырмагыз», дип киңәшләрен бирде. Социаль түләүләрне алуда кыенлыклар булу-булмавы турында белеште. Нинди генә проблема туганда да гаиләнең туры үзенә мөрәҗәгать итүләрен сорады. Ира ханымга илебезгә, җәмгыятебезгә патриотик рухлы, батыр ул үстереп, тәрбияләве өчен олы рәхмәтен белдерде. Роза Әсләх кызын юбилее уңаеннан тәбрикләп
бүләкләр белән сөендерде.
Нияз- Ираида һәм Илдар Фәрраховларның көтеп алган уллары, туганы Гөлназ белән тату гаиләдә үсәләр. Нияз кечкенәдән сау-сәламәт була, балалар бакчасына йөргәндә беркайчан авырмый. Актанышның икенче санлы мәктәбендә, тугызынчы сыйныфтан соң Актанышның беренче санлы мәктәбендә укый. Казан Дәүләт Архитектура һәм төзелеш университетына укырга керә. Икенче курста чагында хәрби хезмәткә барырга карар кыла. Санкт-Петербург өлкәсендәге хәрби гарнизонда ил алдындагы изге бурычын үти.
Илдә өлешчә хәрби операция башлангач, Нияз Фәрраховка да хәрби комиссариаттан чакыру килә. Нияз, Актаныш агрегат заводында эшләгән чор була ул, заводтан аңа бронь бирәләр. Әмма егет беренче чакырылыш белән ут эченә юл тота. Улының никадәр җаваплы операциягә киткәнен чамалаган әтисе Илдар абый, бу хәлләрне йөрәгенә бик якын ала, көтмәгәндә инсульт булып йөрәге тибүдән туктый. Ираида Георгиевна улына әтисенең вафаты турында әйтә алмый, аны борчырмын дип уйлый. Нияз белән телефоннан сөйләшкәндә сорагач, «Әйе» дип җавап бирергә туры килә. 2023 елның декабренә кадәр Нияз ике тапкыр вакытлыча ялга кайта, хезмәт хакы акчаларын «Әни, болар барысы да синеке» дип өстәлгә куя торган була...
Гүя Ираида апаның күңеле сизә, улының соңгы кайтуында бүләк иткән чәчәкләрен шиңгәч тә ташламый. Яңа ел алдыннан Авдеевкадан Ниязның һәлак булуын хәбәр итәләр, әмма аның гәүдәсен беркайдан да таба алмыйлар. Бары 4 айдан соң гына батыр егетнең җәсәде туган ягына кайтып җитә.
Ниязның хәзер үзенә ошаган бик сөйкемле кызы Аидасы үсеп килә, ул әнисе Айсылу белән Киров авылында яши, Ираида апа белән аралашып, аның сагыну-сагышларын басарга тырышалар. Әбисе Роза Сергеева безгә Ниязның бер кочак мәктәп көндәлекләрен күрсәтә, тигез, пөхтә язулы, гел бишлеләр белән тулы көндәлекләргә карап сокланмалы. Ираида Георгиевна улының сәләтен ачкан, аны ярышларга йөрткән остазы Фәһим абый Галимовка бик рәхмәтле. Улының җиңүләре турында язылган газеталар да Нияз турында кадерле ядкарь.
Ватан улын хөрмәтли
Актанышта узган Алдынгылар слетында Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Илдар Фәрраховның үлгәннән соң бирелгән «Батырлык» орденын әнисе Ираида Георгиевнага, кызы Аидага һәм әбисе Роза Сергеевага тапшырды. Тантанада катнашучылар батырның якыннарын аягурә алкышлап үөрмштен һәм рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев