Ил намусы — ир намусы!
2025 нче елны Илебез башлыгы Владимир Путин “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы, Тынычлык елы һәм нацизмга каршы көрәш елы», Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов “Ватанны саклаучылар” елы, ә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан итте. Иске Кормаш мәктәбендә әлеге уңайдан мәктәпнең чыгарылыш укучысы Илнар Гәрәев истәлегенә «Герой партасы» ачылды. Илнар Фәрит улы Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашучы батыр егетләребезнең берсе.
2022-2023 нче уку елында Иске Кормаш мәктәбендә «Ил намусы — ир намусы» проекты гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге проект — Ватан тарихына хөрмәт уяту, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, илебезнең үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә күзәтү ясау, Бөек Ватан сугышы ветараннарына, тыл һәм хезмәт ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус операцияләрдә катнашучыларга ихтирам уяту, аларның исемнәрен мәңгеләштерү, рәхмәт белдерү максаты белән башкарыла.
Проектның беренче этабында, мәктәп музеенда «Патриотизм» бүлеге ачылды, анда кайнар нокталарда катнашкан егетләргә һәм үз бурычын башкарганда һәлак булган милиция капитаны Гелүс Шәрәфуллинга багышланган стенд куелды.
Проектның чираттагы этабы- «Герой партасы»н ачу булды. «Герой партасы»- 2017нче елда Красноярский өлкәсендә башланып киткән Бөтенроссия проекты. Аның инициаторы — Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Оборона комитеты Рәис урынбасары Юрий Николаевич Швыткин.
Иске Кормаш җирлегеннән бүген 11 егетебез махсус хәрби операция катнашучысы булып исәпләнә, махсус хәрби операция зонасына дистәләгән тапкыр гуманитар йөк илтеп, чираттагы юлга чыгуда һәлак булган Алмаз Кашапов та алар белән бер сафта.
Мәктәп коллективы бүгенге заман геройлары турындагы мәгълүматларны тарихта мәңгеләштерүне максат итеп куйды. Һәр сыйныф махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның якыннары, гаиләләре белән элемтәгә кергән, очрашулар үткәрә, мәгълүматлар туплый. «Герой партасы»н ачу тантанасында һәр сыйныф геройлар турында таныштырды.
«Герой партасы» махсус хәрби операциядә һәлак булган Илнар Гәрәев истәлегенә багышлап ачылды. Укучылар шушы мәктәп коридорлары буйлап атлап йөргән, сыйныф бүлмәләрендә белем алган, шушы партасы артында утырып гыйлем җыйган Илнар абыйлары турында киң мәгълүмат бирделәр.
Гәрәев Илнар Фәрит улы 1991нче елның 31нче июлендә Минзәлә шәһәрендә туа. Башта әнисенең туган авылында, Башкортостан Республикасы Илеш районы Базытамак авылында яшиләр, аннары әтисе авылы Кыркаентүбәгә күченәләр.
Илнар Кыркаентүбә башлангыч, Иске Кормаш урта мәктәпләрендә белем ала. 2008-2011 нче елларда Актанышның 80 нче һөнәр училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Шул ук елны армиягә алына, сапер булып хезмәт итә. Туган ягына кайткач, «Әнәк» агрофирмасында механизатор булып эшли. Укыганда ук әнисе, армиядән кайткач әтисе авырып үлә.
2022 нче елның 27 нче октябрендә мобилизацияләнә. Башта Казанда хәрби өйрәнүләр үтә, аннары 2 8нче декабрьдә Украинаның Владимировка поселогына җибәрелә. Илнар дошманнар белән алгы сызыкта көрәшә, өч тапкыр 139 нчы штурмлау бригадасы белән сугышчан заданиедә катнаша.
2024 нче елның 13-14 нче мартында төнлә 6 егет сугышчан заданиегә кереп китәләр. Мәгълүматлар буенча, шул көнне Сладкое поселогының ике урман полосасы арасында 5 егетнең һәлак булуы, берсенең каты яраланып исән калганы ачыклана. 15 нче марттан Илнарга «хәбәрсез югалган» статусы бирелә.
2024 нче елның 2 нче ноябре көнне туганнарына «Үлеме турында белешмә» алып кайтып бирәләр, ләкин гәүдәсе табылмый. Илнар Гәрәев «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнә.
«Герой партасы» ачылганнан соң Илнар Гәрәев хакында туганнары- бертуган апасы Гөлчәчәк һәм энесе Илшат якты хатирәләре белән уртаклаштылар, аның эчкерсез, ярдәмчел, намуслы булуын әйттеләр.
Тантаналы чарада Иске Кормаштан махсус хәрби операциядә катнашучы Финус Исламовның әнисе Зөлхәбирә ханым, Илшат Әзһәмовның әнисе Ландыш ханым, Нәфис Фазлыевның әнисе, Иске Кормаш мәктәбе укытучысы Ләйсән Мирфаяз кызы, Әлфир Нуретдиновның сеңелесе Гөлия дә катнашып фикерләрен уртаклаштылар. МХО ветераны, демобилизацияләнгән Эдуард Бритвин исә укучылар янына үзе килде.
Гәрәев Илнар һәм хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Авыл җирлеге башкарма хакимите сәркатибе Лүзия Фәрдиева, батырларның һәрберсенә белем биргән өлкән укытучы, җирлекнең актив волонтеры Рәмзия Латыйпова укучыларга авылдашларының геройлык юлы хакында сөйләделәр. Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Роза Имамова Иске Кормаш мәктәбе коллективына балалар һәм яшьләр арасында патриотик рухтагы тәрбия алып барулары өчен, чараны оештыручы, әзерләүчеләр- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әдилә Мәрданова һәм педагог -оештыручы Гөлназ Юнусовага рәхмәт белдерде.
Герой партасы артында утыру хокукы бары тик яхшы билгеләргә укыган һәм мәктәп тормышында актив катнашкан, төрле дәрәҗәдәге конкурс һәм олимпиадаларда призлы урыннар яулаган 9 нчы сыйныф укучылары — Диләрә Галиева һәм Рәсүл Зариповка бирелде.
Диләрә белән Рәсүл Ватан Геройлары, иптәшләре һәм кунаклар алдында тантаналы рәвештә ант иттеләр:
- Ватаныбыз геройларын искә алырга!
- Россия патриоты булырга!
- Гадел һәм туры булырга!
- Укуда һәм тәртиптә үрнәк булырга!
- Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга!
- Ант итәм! Ант итәм! Ант итәм!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев