Актаныш

Актаныш районы

16+
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Улыбызның батырлыгы бәрабәренә бик нык хөрмәтләүләргә лаек булдык

Актаныш районында Ватаныбыз сагы өчен изге көрәшкә күтәрелгән солдат аналарының һәрберсе - игътибар үзәгендә. Улларын махсус хәрби операциягә озаткан әниләрнең хис-кичерешләрен алар бары үзләре генә белә. Илебезне баскынчылардан яклап яу кырында көрәшүче солдатларның һәрберсен аналарның изге теләкләре фәрештәдәй саклый, дошманнардан арчалый.

Ни кызганыч, арабызда бала югалту ачысын кичергән әниләр дә күбәя. 

- Улым белән горурланам. Ул Туган иле, әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәде. Аллаһы Тәгалә улыбызның батырлыгы бәрабәренә безне бик нык хөрмәтләүләргә лаек итте. 8 Март, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантанага чакырдылар. Безгә багышлап бик күп җылы теләкләр әйттеләр. Концерт номерларын багышладылар.

Улым Мансур безнең өчен һаман исән. Күңелебез белән аның кайтуын көтәбез,- ди Илина Арсланова. 

Илинаның улы Мансур Илдар улы Арсланов махсус хәрби операциягә 2023 елның июнендә контракт төзеп китә. Шушы елның ноябрь аенда 28 яшендә батырларча һәлак була. Ләкин әлегәчә аның гәүдәсен табылмаган. Ләкин әти-әнисенә чыннан да һәлак булды дигән белешмә бирелә.

- Мансур хәрби хезмәткә 2014 елда алынды. Кырым безгә кушылганда, Ростов шәһәрендә хезмәт итте ул. Чик буйларында ул вакытта дошманнар тарафыннан провакация көчле барган. Махсус хәрби операциядә чакта гел хәбәрләшеп тордык, әмма ул нинди авырлыклар кичергәнен сөйләмәде. Шулай да ситуацияне аңлатып бирә иде. НАТО илләренең безнең Россия чик буйларын зур хәрби әзерлек, көчле техникалар белән камап алуларын, Польша танкларының һөҗүм итүен, аларның тавышсыз хәрәкәтләнүләрен әйтә иде. Безнекеләрнең махсус хәрби операцияне башлавы бик вакытлы булган, дип аңлата иде. 

Улым 28 яшендә һәлак булды, ярый аның дәвамы- кызы бар. 

Җитәкчеләргә, шундый матур кичә оештыручыларга, безне ачык йөз белән каршылап, мул табыннан янында сыйлаучыларга зур рәхмәт.  Былтыр махсус хәрби операция батыры буларак, Татарстан Диния нәзарәте хаҗ сәфәре белән бүләкләгән иде. Быел 8 Мартта шулай хөрмәтләделәр. Димә, улларыбыз юкка гына көрәшмәгән. Бу кан коюлар тизрәк туктасын, илебездә тынычлык урнашсын, күк йөзебез аяз булсын!-ди Илина Арсланова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев