Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби операциядә катнашкан 103 райондашыбызның гаиләләренә ярдәм дәвам итә

2022 ел илебез тарихы өчен хәлиткеч елларның берсе булды. Ватаныбызның бердәмлеген саклап калу максатыннан Украина территориясендә махсус хәрби операция башланды.

                Актаныш районыннан 103 егетебез  мобилизация кысаларында әлеге хәрәкәтләрдә катнаша. Шулай ук контракт буенча һәм үз теләкләре белән киткән егетләребез дә бихисап. Кызганычка каршы югалтулар да бар (Татар Суыксу җирлегеннән  2 егет, Актанышбаш җирлегеннән 1 егет, Түке җирлегеннән 1 егет, Әтәс җирлегеннән 1 егет).

           Операциядә катнашучы барлык райондашларыбызның туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз. 

Шунысы мөһим: мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре бүген ялгыз түгел. Алар район җитәкчелегенең кайгыртуын һәрчак тоеп тора. Бу көннәрдә, мәсәлән, сораулар буенча утын кайтарту оештырылды. Бүген волонтерлар Меңнәр авылына бер йөк утын илтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев