Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ЭТ ТОРМЫШЫ НИНДИ БУЛА: Маэмайлар приютыннан репортаж

Киров авылында «Этләр приюты” ачылу районда зур вакыйгага әверелде. Дүрт аяклы дусларыбызны бергә туплап, тәрбияләп, ашатып, эчертеп торучы миһербанлы егетебез Илназ Мәгъдәнов райондашларга гына түгел, республикага үрнәк күрсәтеп моннан ике ел элек хәйрия эшен башлап җибәрде. Хәзер Илназ Мәгъдәнов Киров авыл җирлеген җитәкли. Әмма приютны һәрвакыт күз уңында тота.

          Бүген хайваннарны волонтер егет, мәдәният йортында эшләүче Айзат Талипов тәрбияли.


Киров җирлегендәге элеккеге Алма-Ата авылы янында, урман буенда урнашкан приютта 30дан артык җанвар яши. Көчекләр дә шушы исәпкә керә. 

Айзат иртә белән этләргә су эчертә, авылдан әзерләп алып килгән кефир белән сыйлый.
 

-    Авылдашларга зур рәхмәт, сепарат аертканнан калган сөтне миңа китерәләр. Шул сөтне оетам да приютка алып киләм. Кичке ашка ботка әзерлим. Ит, терлек мае, эре мал эчәгеләрен алып киләләр. Кичке ашка ботка әзерләгәндә аларны да кушып җибәрәм,- дип этләрне ашату рационы белән таныштыра Айзат.
 

          Олы этләрнең һәрберсе агачларга бәйләп куелган. Чит кешеләрне күрүгә өреп каршылыйлар. Ияләшкәч, тынычлангандай була тагын үзләре.

Приютка китерелгән маэмайлар вольер аша уза, аннан соң авыруларга каршы вакцина ясала. Һәрбер этнең үз фотосы бар: Айзат "Сурәтләрне интернет челтәрендәге аккаунтларга урнаштырабыз, үзләренә ошаган этләрне килеп алучылар да бар", ди.


 

                Урамында сукбай этләр  йөрмәгән авыл юктыр ул. “Балаларны куркыта”, “Өскә сикерә”, “Көтү булып йөриләр”- әлеге сүзләр соңгы вакытта ишетелми инде. Приютта эшләүчеләр мондый хәбәр булуга авылларга чыгалар, ташландык этләрне машинага утыртып бирегә алып киләләр.


 

             Приютта гади этләр генә яшәми, затлы нәселле лайка, алабай, “гончие”, “питбайк” дигәннәре дә бар. Хәзер аларның көчекләре үсеп килә.


-    Кайбер хуҗалар “Эт карарга хәлемнән килми” дип тә китерәләр. Хайваннарны карау зур җаваплылык. Аларны яртамасаң, жәлләмәсәң, биредә эшләүнең мәгънәсе юк. Элек мин песиләрне генә ярата идем, хәзер биредә эшли башлагач этләрнең нинди тугрылыклы икәнлекләрен күрдем. Бу эш миңа бик ошый,- ди волонтер.


         Айзатның ярдәмчеләре дә бар- этләр үзләре үк территориядәге тәртипне саклый. Алары инде бәйдә түгел, өйрәтелгәннәр. Электән бу 3 баһадир хуҗалык көтүен көткән. Хәзер исә урман янындагы приютка чит кешеләрне, төлке, кабаннарны якын да китермиләр.

          Алабуга мәдәният колледжын тәмамлаган, режиссер Айзат Талиповның бу төр эшчәнлеген дә күңел биреп башкаруы рәхмәткә лаек. Игелекле гамәлегез дәвамлы булсын!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев