Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

666 гаилә азык-төлек җыелмасы алачак

Бүген Актанышка “Ярдәм янәшә” акциясе кысаларында 666 тартма азык-төлек җыелмасы килде. Аны шул тикле гаиләгә таратачаклар.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, авыр тормыш хәлләрендә калган гаиләләргә ярдәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның күрсәтмәсе нигезендә, “Ак Барс” банкының игенәчелек ярдәме белән оештырыла.  Республикадагы 55 мең мохтаҗ гаилә шундый ярдәм алачак. Азык-төлек җыелмасының беренче өлеше 29 апрель көнне таратыла башлады. Тартмага 1200 сумлык 13 төрле ризык тутырылган.

-Пандемия айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган гаиләләрне тагын да авыррак хәлләргә куйды. Шуларны исәпкә алып, республика җитәкчелеге шушындый ярдәм акциясе оештырып җибәрде. Мондый төр ярдәм республикада җиде төр  категория гражданнарга бирелә.  Бездә дә шундый категориягә керүче 666 гаиләгә ярдәм күрсәтеләчәк. Аларның 343е – 8 яшьтән өлкәнрәк баласы булган, айлык керемнәре җан башына яшәү минимумыннан түбән булучылар, 7 се – әти яки әнинең берсе алимент түләүдән баш тарткан, 24 е – опека һәм попечительлек вазыйфаларын үтәүче, 5 се – социаль яктан куркыныч, 235 е – ялгыз яшәүче, айлык керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, 52се үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче, хәзерге пандемия вакытында авыр хәлдә калучылар, - ди район башкарма комитеты җиткәчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева.

Мондый ярдәмне алар май бәйрәмнәреннән соң бер, июнь аенда ике тапкыр  тагын алачаклар дип тә хәбәр итте ул.

Әлеге ярдәм тартмаларын бушатышуда районның волонтерлары зур оешканлык күрсәтте. Алар барысы тиз арада җыелып, бу тартмаларны игелек үзәге бинасына бушатып та куйды. Йөзләрендә бер генә дә авырсыну әсәре сизелмәде. Киресенчә, күтәренке кәеф белән, уйнап-көлеп башкарды алар бу эшне.

- Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында районда волонтерлар штабы төзелде. Район буенча 55 волонтер исәптә тора. Безнең волонтерлар тарафыннан мохтаҗларга ярдәм күрсәтелә. Бүген дә әлеге азык-төлек тартмаларын бушату өчен бердәм төстә җыелдык. Шушылай бердәм булып, бу пандемияне җиңсәк иде дигән теләктә калам, -ди районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Назил Латыйпов.

-Волонтерлар хәрәкәтенә бик теләп кушылдык. Социаль хезмәткәрләргә кергән сораулар буенча кешеләргә ярдәм күрсәтәбез. Азык-төлек таратабыз. Ярдәм иткәч, безгә бик күп рәхмәт әйтәләр. Аны ишетү рәхәт. Башкаларга ярдәм итә алу күңелгә дә рәхәтлек бирә, -ди Динара.

Ләйсән Нурлыева, шушындый ярдәм оештырганнары өчен республика җитәкчелегенә һәм волонтерларга ихлас рәхмәтен дә җиткерде. Бердәм булганда, бергә булганда, барлык авырлыкларны да җиңәргә була. Ә азык-төлек тартмаларын ияләре тиз көндә авыл җирлеге башлыклары һәм волонтерлар ярдәме белән кабул итеп алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев