Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

“Ак кәгазь торналар”

Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән чаралардан Балалар иҗат үзәге дә читтә калмады. 7 декабрь көнне без мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрелгән "Ак кәгазь торналар" бәйгесенең йомгаклау өлешенә җыелдык. Оригами бәйгесе район күләмендә унынчы тапкыр үткәрелә. Балаларга иҗади сәләтләрен күрсәтү, үзара аралашу өчен мөмкинлекләр булдыру максатыннан үткәрелгән әлеге бәйгедә быел 50дән артык...

Инвалидлар декадасы кысаларында үткәрелгән чаралардан Балалар иҗат үзәге дә читтә калмады. 7 декабрь көнне без мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрелгән "Ак кәгазь торналар" бәйгесенең йомгаклау өлешенә җыелдык.
Оригами бәйгесе район күләмендә унынчы тапкыр үткәрелә. Балаларга иҗади сәләтләрен күрсәтү, үзара аралашу өчен мөмкинлекләр булдыру максатыннан үткәрелгән әлеге бәйгедә быел 50дән артык иҗат эше белән 23 бала, 2 сыйныф коллективы катнашып, призлы урыннарга ия булдылар. Бәйгегә килгән эшләр барысы да бик үзенчәлекле, зур тырышлык һәм күңел җылысын кушып эшләнгән.
Балалар өчен уздырылган кичәбез эчтәлекле, күңелле уеннар, япон халкы җыр-биюләре, хәтта япон бабайның тарихи хатирә мизгелләре белән үрелеп барды. Район мәдәният йорты каршында оештырылган "Тылсым" балалар театры Рәдиф Сәгъдинең "Ана күңеле балада" дип исемләнгән әкиятен тәкъдим итте.
Балалар иҗат үзәге коллективы тарафыннан әзерләнгән бүләкләр дә балалар күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев