Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

АК ТОРНАЛАРДА - АК ӨМЕТ: Актаныш районында яшәүче инвалид балалар 14нче тапкыр өмет торналары ясады (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Актаныш районында гомер кичерүче инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар район тарихында 14 тапкыр зәңгәр күккә ак торналар очырды. 

Нигезендә япон кызы турындагы легенда яткан әлеге акция кысаларында тормыш тарафыннан кыерсытылган балалар ак өмет рәвешендә ак торналар ясый. 


Япония шәһәре Хиросимада япон кызы Садако Сасаки һәйкәле янында булганнан соң язылган. Кыз кулына кәгазь торналар тоткан, аяк асларында тагын әллә ничә. Бу кыз 1943 елда туа. Шәһәргә атом бомбасы ташланган вакытта аңа 2 яшь була. 1954 елда кызга врачлар бик куркыныч диагноз куя, яшәренә бер ел гына кала. Ә Япониядә шундый легенда яши: кем 1000 кәгазь торна ясый, шуның теләге чынга ашачак. 1955 елның 25 октябрендә кыз кулыннан 644нче торна төшә. Бу – соңгысы була…


Хәер, оригами сәнгате белән якыннан таныш сабыйлар хәзер инде күпкә катлаулы кәгазь сыннар да ясый ала. Бүгенге чарада аларның кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә тәкъдим ителде. Әлеге акциядә катнашып, аеруча уңышлы эшләнмә ясаучыларга исәлек бүләкләре, дипломнар тапшырылды. 


Чарада  “Бердәм Россия" сәяси партиясенең Актаныштагы җирле бүлекчә җитәкчесе Зәһинә  Исламова да катнашып, ул балаларны партия исеменнән алынган бүләкләр белән сөендерде. 


Актаныш районында быел 19 тапкыр үтәчәк Игелек марафоны кысаларында “Актаныш-информ” ММҮ  коллективы Такталачык мәктәп-интернатында тәрбияләнүче балаларга рәсем сәнгате белән шөгыльләнү өчен кирәк-яраклар салынган пакетлар өләште.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев