Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Актанышлыларның Дельфинарийга сәяхәте

Игелек үзәге бинасы алдында иртәдән үк күңелле ыгы-зыгы кайнады ул көнне. Бар да дулкынлана. Сөйләшүләрдә дә, әти-әниләрнең, балаларның үз-үзләрен тотышларында да сизелә ул. Ерак сәфәргә балаларның әти-әниләре белән бергәләп беренче тапкыр чыгулары. Игелек үзәге хезмәткәрләре дә дулкынлана. Бар хәстәр дә күрелгән. Автотранспорт предприятиесенең дүрт автобусы да балалар йөртү өчен махсуслаштырылган....

Игелек үзәге бинасы алдында иртәдән үк күңелле ыгы-зыгы кайнады ул көнне. Бар да дулкынлана. Сөйләшүләрдә дә, әти-әниләрнең, балаларның үз-үзләрен тотышларында да сизелә ул.
Ерак сәфәргә балаларның әти-әниләре белән бергәләп беренче тапкыр чыгулары. Игелек үзәге хезмәткәрләре дә дулкынлана. Бар хәстәр дә күрелгән. Автотранспорт предприятиесенең дүрт автобусы да балалар йөртү өчен махсуслаштырылган. Ал тәрәзәләргә дә "Без бергә" социаль проекты кысаларында фондның эмблемасы, автобусның тәртип санын күрсәтүче билгеләр беркетелгән. Һәр автобуста эчәр өчен сулар куелган. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен дә белгеч янәшәдә генә. Һәр автобуска да Игелек үзәгендә эшләүче кызлар җаваплы итеп билгеләп куелган. Һәр балага, әти-әнигә исеме белән эндәшеп, хәлләрен белешеп торалар. Кыенсынмагыз, нәрсә кирәк булса да эндәшегез, дип, кайгыртучанлык күрсәтәләр. "Кызлар, сезне аралашу осталыгына, киеренкелекне йомшартып, уңайлы мохит булдырырга махсус өйрәтәләрме, тәҗрибә аша тупланамы?" - дип кызыксындым үзләреннән. Икесе дә, диделәр. "Без бергә" социаль проектында катнашу өчен махсус укытканнар да икән үзләрен хәтта.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рәмилә Закирҗанова һәр ата-ананың, баланың хәлен белеп, аларга хәерле юл теләп озатып калды. 20 июль иртәнге 7 сәгатьтә Актаныштан Чаллы шәһәренә сәяхәткә кузгалып киттек. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 50 бала әтисе яисә әнисе белән Дельфинарийга социаль туризм кысаларында сәяхәткә бара. Хәерле сәгатьтә!
- "Без бергә" проекты - социаль проект. Безнең тәкъдимнәрне, идеяларны Авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау фонды хуплап, финанс ярдәме күрсәтте - грант оттык. Ул 2015 елның апрель аеннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 50 баланы проектка алу белән башланып китте. Сәламәтлек торышына коррекция ясау, эшләү алымнарын билгеләү өчен Казаннан килгән белгечләр диагностика үткәрде. Биш белгеч әлеге балалар белән эшләү өчен укып, сертификатлар алды. Иң беренче эш итеп, Игелек үзәгендә сенсор бүлмә булдырдык. Анда балалар, ата-аналар белән психологлар, дефектологлар шөгыльләнә. Сенсор бүлмә узган ел 1 июнь - Балаларны яклау көнендә ачылды. Бүген инде сөенерлек нәтиҗәләр дә бар. Дәвалау, аралашу, төрле күнекмәләр барышында балалар да, ата-ана да куркуларын, кыенсынуларын җиңәргә өйрәнделәр, башкалар белән аралашу барышында да үзләрен иркен халәттә тоталар. Чаллы шәһәренә сәяхәт алар өчен үз өйрәнгәннәрен тормышта куллану да булып тора, - дип, проект барышы белән таныштырды Рәмилә Илгиз кызы.
Социаль туризмны үстерү - проектның икенче юнәлеше. Дельфинарийдагы тамашалар, су мохите, дельфиннар, диңгез песиләре чыгарган авазлар, талгын музыка балаларны тынычландырды да, мизгел эчендә икенче бер әкияти дөньяга алып кереп тә китте.
"Гавай маҗаралары" театраль шоу тамашасы геройлары хакында Дельфинарийның офис-менеджеры Сергейдан белештем.
- Кара диңгез дельфиннары - Афалина, Инга, Ириска Чаллыда, Ирбис һәм Зоя Казанда театраль тамашаларда катнаша. Ак кит Белланың чыгышын да балалар да, зурлар да яратып, алкышлап кабул итә. Тюлень Дуся, Көньяк Америка диңгез мәчеләре Элио һәм Элина да тамашаларыбызның бай эчтәлеген тулыландыра. Һәркайсы үз тренеры белән чыгыш ясый. Дельфиннар белән - Ксения, кит белән - Дарья, диңгез мәчеләре белән өлкән тренер Александр шөгыльләнә, - диде ул.
Актаныштан 100 кешене кабул итүгә Дельфинарий хезмәткәрләре бик җаваплы караган. Коляскада гына хәрәкәтләнүче балаларны урам яктан күтәреп алып кереп, беренче катта тамаша карау өчен урын көйләделәр. Сезонның иң кәттә вакытына туры килгәнлектән, бәяләргә ташламалар да ясаганнар. Кафеларында төшке аш та әзерләп, һәр кешегә юлга күчтәнәч кабы да биреп җибәрделәр. Балалар белән аниматорлар төрле кызыклы уеннар үткәрде, сабын күбеге шоуы да балаларга бик ошады.
Аитова Алина Пучыдан әнисе Гөлнара белән килгән. Дельфиннарны аеруча ошаткан. Бүлмәсенә куярга дип, истәлеккә дельфиннар төшкән будильник та алганнар. Һәр әни дә балалары өчен сөенеп, рәхмәт хисләрен белдерде. Бәдретдинова Снежана улы Әмирхан, Әминов Рузил сеңлесе Эльмира белән килгәннәр. Бик күп яңа тәэсирләр алганнар. "Чакыру белән сөенеп кабул иттек, олы сәфәргә дә Игелек үзәге хезмәткәрләренә ышанып кузгалдык, дөнья мәшәкатьләрен, язмыш авырлыкларын онытып ял иттек", - диделәр.
- Дусларым, сыйныфташларым белән аралаштык. Бер-беребезне беләбез, аралашабыз. Җәйге каникулның иң истәлекле көне булып истә калачак бүгенге көн, - диде Эльмира.
Зиннәтов Илсур, Югары Яхшый:
- Кызым Фирдания белән килдек. Оештыручыларга бик рәхмәтлебез. Балалар бер-берсе белән бик теләп, кыенсынусыз аралаша мондый очрашуларда. Дөньяны кабул итүләре, үз-үзләрен тотышлары уңай якка үзгәрә. Ата-аналар да бер-беребез белән аралашабыз. Төрле балалар бар, аларга карап елыйсы килгән мизгелләр була, нишлисең, түзәргә, сабыр итәргә, алга таба матур итеп яшәргә кирәк. Безнең белән һәрвакыт элемтәдә торып эшләүче Игелек үзәге хезмәткәрләренә дә Аллаһы Тәгалә сабырлык, киң күңеллелек бирсен. Олы йөрәкләрендә һәркайсыбызга урын табалар бит!
Фирдания быел Такталачык мәктәбен тәмамлаган, һөнәр үзләштерү өчен техникумга укырга керергә җыена. Киләчәк тормышында кирәкле һәм күңеленә ятышлы һөнәр үзләштереп, файдасын күрергә язсын аңа.
Земфира Хаҗиева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире:
- "Без бергә" социаль проекты кысаларында катнашучы балаларга, әти-әниләргә рәхмәтлебез. Аларның сабырлыгы, ихтыяр көче, үз-үзләрен, тормыш авырлыкларын җиңеп, алга барулары, проект тудырган мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланулары безне тагын да иҗади эзләнергә этәрә. Проект кысаларында без үзебез дә белемнәребезне камилләштердек, тәҗрибә тупладык. Бик зур рәхмәт җитәкчебез Рәмилә Илгиз кызына. Бүген дә хезмәттәшләребез Альбина Әмирсалихова (медицина ярдәме дә күрсәтүче), Сөмбел Гарипова, Резеда Заһретдинова, Динара Гыйльмуллина, дефектолог Ләйлә Галиева белән эшлекле сәфәрдә без. Балалар, әти-әниләр белән аралашабыз, тәкъдим-фикерләрен тыңлыйбыз. Балалар канәгать, укуларында, сәламәтлекләрен яхшыртуда яхшы кәеф, рухи күтәренкелек яхшы нәтиҗәләргә китерер дип ышанабыз.
Социаль проект әле сентябрьгә кадәр дәвам итә. Балалар, ата-аналар белән районыбыз эчендә, Актанышның истәлекле урыннарында булу да каралган. Игелек үзәге хезмәткәрләре үзләренең яңалыкка омтылышы, кызыксынулары, яңалыкларны тормышта кулланып, социаль яклауга мохтаҗ һәр кешегә барып җитеп эш оештырулары белән соклану уятты, башка өлкәләргә дә үрнәк күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев