Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Актаныш районында яшәүче 25 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды бер тапкыр түләнә торган 10 000 сум күләмендә акча алачак

ТР Пенсия фонды әлеге акчаны 2000гә якын татарстанлыга бирәчәк. Актаныш районында исә бу түләүләр 25 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалидына билгеләнгән.

Россия Президенты Владимир Путин Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан кайбер категория кешеләргә акча бирү турындагы  Указны 6 май көнне  имзалады.

Аның нигезендә сугышны узган гражданнарга 10000 сум акча биреләчәк. Указда Россия территориясендә, Латвия Республикасында, Литва Республикасында һәм Эстониядә яшәүче РФ гражданнарына 2018 елның май-июнь айларында 10000 сум күләмендә бервакытлы түләү бирергә диелә. Ул Бөек Ватан сугышы инвалидларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга биреләчәк. Аларга "Ветераннар турында"гы Федераль законның 2 нче маддәсе 1 нче пункты 1 нче подпунктында күрсәтелгән гражданнар керә.

Әлеге бервакытлы түләүгә исемлектәге барлык гражданнар   май-июнь айларында ия булачак.

ИГЪТИБАР: әлеге түләүләрне алу өчен үзең яшәгән җирлектәге  Пенсия фондына барып, гариза тутырырга кирәкми - акчалар РПФы мәгълүматлары нигезендә түләнәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев