Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

УНКӨНЛЕК КЫСАЛАРЫНДА: Актанышта инвалид балалар өчен үзенчәлекле бәйрәм оештырылды (+ФОТОЛАР)

Бүгенге көн Актаныш районында гомер итүче сәламәтлекләре чикле балалар өчен, чын мәгънәсендә, могҗизалар көне булды.

Алар Актаныш буйлап сәяхәт иттеләр, Балалар иҗат үзәгендә бәйрәм тамашасы карадылар, аларны әлеге үзәктә урнашкан түгәрәкләр кабул итте, алар өчен сыйлы өстәлләр әзерләнде. 

Хәер, Актанышта ел саен инвалидлар декадасы кысаларында тормыш тарафыннан сынауларга дучар ителгән сабыйлар өчен аерым программа әзерләнә. Район җитәкчелеге балаларның бер генә көнен булса да әкияти итәргә, аларның хыялларына канат куярга тырыша. Билгеле, әлеге төр райондашларыбыз ел дәвамында да игътибар үзәгендә, әмма "балачак бәйрәме" алар өчен декада барышында махсус оештырыла. 

Бүген инвалид балалар  "Без бергә" проекты кысаларында оештырылган экскурсияләрдә булдылар. "Кайнар икмәк" ипи пешерү комбинатында алар ипинең ничек пешкәнен күрсәләр, " Туган як" музеенда балалар үзләре өчен яңа дөнья ачты - музейдагы экспонатлар аша районыбызның тарихы белән танышты алар. 

Балалар иҗат үзәгендә сабыйлар район башлыгы Э. Н. Фәттахов белән очрашты. Мультфильм геройлары алар өчен бәйрәм-тамаша оештырды, җырлар тәкъдим ителде. 

Үзәктә бүген инвалид балалар өчен махсус мастер-класслар эшләде. Алар чын очучының үзеннән авиамодельләштерү буенча дәресләр алды, күңелләрендә йөрткән хыялларын ак кәгазь битенә төшерде, буяулар ярдәмендә рәсемнәр иҗат итте. 

Бүгенге көндә Актаныш районында 96 сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле бала исәпләнә. Бәйрәмгә аларның 42се килгән иде. Балачак бәйрәменнән берәү дә буш кул кайтып китмәде - һәркемгә иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән күчтәнәч пакетлары тапшырылды. Бүгенге чарада катнаша алмаучыларга исә тәмле бүләкләр өйләренә юлланды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев