Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Җан әрни алар өчен...

Бар тормышның яме, мәгънәсе балада диләр. Чыннан да бу шулайдыр. Ата-ана - баласы, бала әти-әнисе булу белән бәхетле. Нинди генә хәлләрдә калмыйк, һәрвакыт ярдәм кулын сузар якыннарың, әти-әниең булу - бала өчен зур бәхет. Ләкин бу бәхет бар кешегә дә бирелми шул. Тормыш бездән аны тартып алырга да мөмкин. Дөнья...

Бар тормышның яме, мәгънәсе балада диләр. Чыннан да бу шулайдыр. Ата-ана - баласы, бала әти-әнисе булу белән бәхетле. Нинди генә хәлләрдә калмыйк, һәрвакыт ярдәм кулын сузар якыннарың, әти-әниең булу - бала өчен зур бәхет.
Ләкин бу бәхет бар кешегә дә бирелми шул. Тормыш бездән аны тартып алырга да мөмкин. Дөнья булгач күпне күрергә туры килә.Төрле язмыш сынауларында югалып калган кешеләрне күп очратырга мөмкин хәзер. Моңа мисаллар шактый. Төрле сәбәпләр аркасында балалар йортларында тәрбияләнүче ятимнәрне генә алыйк. Кемнәрнеңдер нарасыйлары бит алар. Язмыш тарафыннан кыерсытылган сабыйлар. Аларның ни гаебе бар соң? Башка балалар кебек алар да гаиләләрендә тәрбияләнергә хокуклы бит. Тик үзләренең җиңел акыллы ата-аналары аркасында алар читтә үсәләр. Кайберләренә аз булса да бәхет елмая.
Олы йөрәкле кешеләр аларны үз канатлары астына ала. Үз балалары кебек күреп, алар күңелендәге бушлыкны киметергә тырышалар. Ә бәлки үзләренең күңелендәге бушлыкны дадыр.
Шушындый гыйбрәтле язмышларны, гаделсезлекләрне күреп җан әрни, йөрәк сыкрый. Эх...Тылсымлы таяк алып шул балаларның барысын да гаиләле итәсе килә дә бит! Юк шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев