Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Авыру балаларга ярдәм оештырыла

1 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды "Мелочь - не мелочь!" акциясе уздыра. Ярдәм церебраль параличтан интегүче балаларны дәвалауга хәйрия ярдәме күрсәтү ниятеннән үткәрелә. "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды - каты авырудан интегүче балаларга ярдәм өчен акча җыюга юнәлдерелгән оешма. Аның төп максаты - авырулардан интегүче инвалид балаларга төрле...

1 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр "Балачак шатлыгы" хәйрия фонды "Мелочь - не мелочь!" акциясе уздыра. Ярдәм церебраль параличтан интегүче балаларны дәвалауга хәйрия ярдәме күрсәтү ниятеннән үткәрелә.
"Балачак шатлыгы" хәйрия фонды - каты авырудан интегүче балаларга ярдәм өчен акча җыюга юнәлдерелгән оешма. Аның төп максаты - авырулардан интегүче инвалид балаларга төрле иҗтимагый ресурслар аша ярдәм кулы сузу, нәниләргә яшәү, үсү һәм камилләшү өчен шартлар тудыру.
Фонд 2012 елда барлыкка килде, инде берничә хәйрия чарасында катнашты.
3 яшьлек Эмиль Маликовны Чиләбе шәһәрендәге "Сакура" медицина үзәгендә дәвалау өчен 99500 сум акча кирәк. Маликовлар гаиләсендә, бик күп инвалид балалар тәрбияләнгән гаиләләрдәге кебек үк, гаилә башлыгы гына эшли, аның хезмәт хакы баланы дәвалауга китеп бара. Баланы дәвалау өчен акча җыю - ул яңа өй җиһазы яки яңа машина сатып алу түгел. Баланың тормышы өчен кирәк ул.
4 яшьлек Эллина Мамедованы чит илдә дәвалау өчен 269000 сум акча кирәк. Табиблар кызның хәлен бик авыр дигәннәр, ләкин Германиядә үткәрелгән тикшерүләр өмет биргән. Баланы озак вакыт реабилитацион дәвалау сорала. Кызның әнисе игелекле кешеләрнең акчалата ярдәменә бик тә өметләнә.
Мәрхәмәтле җаннар, каты авырудан интегүче сабыйларны дәвалауда, аларга тормыш бүләк итүдә сез дә катнаша аласыз.
Акча күчерү өчен банк реквизитлары түбәндәгечә:
ИНН 1659124296
КПП 165901001
ОГРН1121600000796
420139 г.Казань, ул.Ю.Фучика, 91 оф.19
тел.: +7 (843) 258 31 24; +7 (843) 211-41-49
р/с 40703810424640004020
в филиале 6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) г.Самара
БИК 043602955
к/с 30101810700000000955
Әзер квитанцияләрне www.fund-rd.com сайтыннан "Хочу помочь!" бүлегендә табарга мөмкин. Түләү квитанцияләрендә "благотворительное пожертвование" дип күрсәтү кирәк.
WebMoney: R41507559625.
Яндекс-кошелек: 410011372597110.
Шушы ук минутта 7715 телефон номерына SMS-юллама җибәрергә була. Төгәлрәк мәгълүматлар www.fund-rd.com сайтында.
Хәйрия ярдәмен on-line режимында да башкарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев