Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Бала язмышлары – ата-ана сагышлары

Иске Богады җирлегендә дә  1 декабрьдән инвалидлар декадасына старт бирелде.

Ленар Гәрәев 1990 елның апрель аенда дөньяга килә. Авыру икәне тугач ук беленә. 
– Без башта бик нык кайгырдык. Ләкин ике яктан да әти-әниләр, туганнар тынычландырдылар. “Борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр”, – дип юаттылар. Әйе, чыннан да, ул – безнең кояшыбыз. Озак торма, әнием, дип, мине эшкә елмаеп озатып кала. Кайтканда каршы ала, – Зәмбилә ханымның күзләрендә улын чиксез яратуы күренә. Ул аңа көн саен диярлек тәмле таба ашлары пешерә. Сабый баладай яратып сөя. Ана белән бала арасын яшерен 
җепләр бәйли.
Ленар үзе дә тыңлаучан, ипле. Һәр әйберне тәртипләп, үз урынына куя. Көн саен тузан суырткыч белән идән келәмнәрен чистарта. Чүп түгү аның вазифасында. Өйдә пөхтәлек, тәртип хөкем сөрә. Монда Ленарның өлеше зур. Бүтән авыр эшләрне кушмыйлар, йөрәге зәгыйфь, өзлегеп китмәсен дип кайгыртучанлык күрәләр. Шулай да егет җиңелчә физик күнегүләр ясый. Үзенең аерым бүлмәсе бар, шунда уенчыклар белән уйный, телевизор карый. Кызганыч, аңа зурларча фикер йөртү сәләте бирелмәгән. Акылы – сабый баланыкы шикелле. 
Ленар – Фарил һәм Зәмбилә Гәрәевләрнең беренче баласы. Икенчесе Разил “Казан” бию ансамблендә бии. Кызлары Резедә икенче мәктәпнең XI сыйныфында укый. Ленар туганнары белән дә тату. Аларны сагынып көтеп ала.
Әтисе Фарил Равил улы КамАЗ машинасы йөртә, ерак юлга йөри. Аны да әтием дип сагынып каршы ала. Ә Зәмбилә Әхнәф кызы Актаныш сәнгать мәктәбендә хезмәт куя. Өенә якын булу да, телефоннан шалтыратып, улының хәлен белеп тору да ана күңеленә тынычлык иңдерә. 
– Ленарыбыз бик акыллы, безне гел шулай сөендереп торсын. Чирләмәсен. Аның бәхете белән Актанышта яңа йорттан фатир алдык. Район җитәкчелегенә рәхмәт, – диләр әти-әнисе. 
                                                                                                       ***
Инзилә Зәкиева 1987 елда Иске Богады авылында туган. Әти-әнисенә кызларының язмышы белән килешергә туры килгән. 
Авыру беркемнән дә сорап килми. Бу гаиләдә сабырлык, түземлек иң кирәкле сыйфатка әверелгән. Кызга авыруы сәбәпле, балалар бакчасына йөрү, мәктәптә белем алу насыйп булмый.
– Авыру икәнен башта белмәдек, табиблар безгә берни әйтмәделәр, – ди Фәндилә апа. – 1 яше тулып киткәч, хастаханәдә яттык. Шунда йөрәгендә тавыш бар, диделәр. Шуннан соң инде тәкъдиргә язылган белән килешергә генә калды. Әтисен үгез сөзеп, маңгай турысына операция ясаткан иде. Бала яралганда әллә шуның зыяны тиде инде, дип тә уйлыйбыз.
Инзилә Зәкиева кул эшләренә оста. 2001 елда җиңгәсе өйрәткән, шуннан бирле конфет кәгазьләреннән төрле әйберләр ясый. Аларны башта китап арасына куеп шомарта. Аннары җепкә тезә. Шулай ук пазл төзергә ярата. Телефоны, планшеты бар. 
– Ашарга пешергәндә булыша, бәрәңге әрчеп турый. Кыш көне кар көри. Җәй көне бакчада чүп утый. Тишелгән киемен дә үзе ямап кия. Бер әйберне дә таркау яткырмый, тәртипләп куя. Сүзне тыңлый, урамга чыгып йөрми, өйдә генә тора, – әнисе Фәндилә апа кызы турында бары тик яхшы сүзләр генә сөйли.
Фәндилә апага өйдә икеләтә авырга туры килә: тормыш иптәше Динәвис абый инсульт кичергән. Үз аякларында йөрсә дә, игътибар сорый. 
Зәкиевләр дүрт бала үстергәннәр. Инзилә – төпчеге. Бертуган апа-абыйлары белем алып, үз эшләрен тапканнар, тормышларын корганнар, шушы җирлектә яшиләр. Төп йортта туганнар еш җыела. Аралашу Инзилә өчен дә кирәк. Ул бит әле фотога төшерергә дә ярата.  
                                                                                                    ***
Илсур Фәттахов, авыл җирлеге башлыгы.
– Безнең Иске Богады җирлегендә дә 
1 декабрьдән инвалидлар декадасына старт бирелде. Шушы категориягә керүчеләрне фамилияләп барлап чыктык. 
I төркемдә – тугыз, II төркемдә егерме тугыз кеше исәпләнә. Балачактан физик мөмкинлекләре чиклеләр – дүртәү. Оешма җитәкчеләре белән сөйләшеп, һәркемгә якын килү максатын куйдык. Медицина каравы үткәрелә. Спектакльләр куела. 
I, II төркемдәге 34 инвалидка “Тамыр” хуҗалыгы ярдәме белән күчтәнәч каплары тутырылды. Тумыштан авыру балалар да читтә калмады.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев