Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Балалар иҗат үзәгендәге ярдәм пунктыннан 131 тартма кирәк-ярак Казандагы «Ярдәм янәшә» хәрәкәтенә юл алды

Балалар иҗат үзәге хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм җыю пункты итеп билгеләнде.

         Бүген иртәнге сәгатьләрдә үк иҗат үзәге янына йөк машинасы килеп туктады. Иҗат үзәгендә тупланган беренче гуманитар ярдәмне райондашларыбыз Казандагы "Ярдәм янәшә" үзәгенә илтәчәк.

      Балалар иҗат үзәге директоры Резеда Фәйзрахманова район мәктәпләренең, балалар бакчаларының  "Ярдәм янәшә" хәрәкәтенә актив рәвештә кушылуын әйтте.

Шулай ук башка райондашларыбыз да күңелләре кушканча, мөмкинлекләреннән чыгып төрле кирәк-яраклар алып килгәннәр. Балалар иҗат үзәгендә эшләүчеләр дә өйләреннән солдатларга кирәк-яраклар белән булышкан.

Һәр ярдәм исәпкә алынып тартмаларга тәртип белән тутырылган. "Бердәм Россия" партиясенең Актаныш районы бүлекчәсе кайнар ноктага он, балык консервасы, шикәр комы, тиз әзерләнә торган токмач һәм дөге, карабодай, геркулес ярмалары хәстәрләгән.

Реклама

          Азык-төлектән ярма, сыек май, чәй, макарон Донбасс белән Луганск шәһәрләренә озатылачак. Шахмат остасы Илдар Имамов Донбасс халкына үзе аерткан  балны җибәрергә тели.

Аерым мобилизацияләнгән егетләргә атап күчтәнәч әзерләүчеләр дә булган. Җылы оеклар, сабын, кырыну кремнары, сөлгеләр шактый җыелган. Хәрби хәрәкәт вакытында иң кирәкле әйберләр медикаментлар- антибиотиклар, температура төшерә торган дарулар, бинт, шприцлар- райондашларыбыз болар турында да онытмаган.  

           Шулай итеп бүген балалар иҗат үзәгендәге ярдәм пунктыннан 131 тартма кирәк-ярак Казандагы "Ярдәм янәшә" хәрәкәтенә юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев