Актаныш

Балалар шатлансын, өметләр аклансын (ФОТОЛАР ДА БАР)

Узган шимбәдә Әнәк-Пучы җирлегенең уртак сабантуй мәйданы балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Сыендыручы гаиләләр җыелышты бирегә. ФОТОЛАР МОНДА: http://www.aktanysh-rt.ru/tt/2014-09-25-06-36-33t.html?start=25 - Һәр елда сыендыручы гаиләләребез белән гөрләтеп сабантуй үткәрәбез. Барысы 13 гаиләбез, 27 балабыз быел да шушы матур бәйрәмгә җыелдык, - ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә...

Узган шимбәдә Әнәк-Пучы җирлегенең уртак сабантуй мәйданы балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Сыендыручы гаиләләр җыелышты бирегә.
- Һәр елда сыендыручы гаиләләребез белән гөрләтеп сабантуй үткәрәбез. Барысы 13 гаиләбез, 27 балабыз быел да шушы матур бәйрәмгә җыелдык, - ди район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Глүзә Хәертдинова. - Узган ел аны Табанлыкүлдәге гаилә белән берлектә Тәкмәк җирлегендә үткәргән идек. Быел менә 3 сыендыручы гаилә яшәгән Әнәккә килдек.
Иң элек шушы өч гаиләнең өйләрендә булып, һәркайсының йорт-тормышы белән танышып чыктык. Капканы ачуга ук, һәммәсендә дә чиста матур бакчалар, ишегалдындагы тәртип, йортлардагы иркенлек, кыз-уллары өчен тудырылган уңай шартлар күзгә ташлана. Йөзләре генә түгел, күзләре дә елмаеп торган тере, кыю, аралашучан балаларны күргәч, чынлап та, бу кыз-малайлар монда үзләрен өйләрендә кебек хис итәләр, дигән уйдан күңелгә җиңеллек иңә. Алар хакында иркенләп алдагы саннарыбызда сөйләрбез әле. Бүгенгә сүз - сабантуй турында.
Быел сыендыручы гаиләләрдә тәрбяләнүче 4 бала IX сыйныфны тәмамлаган, һөнәр сайларга, олы тормышка тәүге адымнарын ясарга әзерләнгән көннәре. Бу яшүсмерләргә, уку елын уңышлы тәмамлаган укучыларга, шушы көннәрдә туган көннәрен каршылаучыларга опека бүлеге истәлек бүләкләре әзерләп алып килгән. Һәркайсына ихлас теләкләрен юллап, Глүзә Хәертдинова тапшырды аларны.
Сабантуйга һәр гаилә үз уены, үз бүләкләре белән килә икән. Әниләр бик җитез - капчык киеп сикерү, җитезлектә узышу, йомырка кабып йөгерү, аркан тарту кебек уеннарны да оештыралар, үзләре дә кушылып катнашалар. Ул арада кыз-малайлар өйрәнгән шигырь-җырларын башкарып, осталыкларын күрсәтергә дә өлгерәләр.
- Мондый балалар арасында саулыкка туймаганнары да күп. Алар авыл сабантуенда карап кына йөри инде. Ә монда, ичмасам, һәркайсы үз ише, бала рәхәтләнеп күңел ача, ярышларда көч сыный, уеннарда катнаша, - ди Табанлыкүлдән Җәүдәт Гомәров, терекөмеш кебек тере кызы Анеттаны читтән күзәтеп.
- Сабантуйда очрашып, хәл-әхвәлләрне дә белешәбез, киңәшләшәбез дә, ял да итәбез. Бик кирәк матур чара, - ди Денис Синицынга әни булган Актаныштан Назария Клевакина. - Безнең бу балалар авыррак гаиләдә тәрбияләнгән, үзенчәлекле холыклы кыз-малайлар. Проблемалар килеп чыккан вакытлар да була. Монда исә һәммәсен уртага салып сөйләшәсең, проблемадан чыгу юлы да табыла. Балалар да бер-берсен беләләр. Ничә еллар даими очрашып йөргәч, бер-беребезгә туганнар кебек.
Чыннан да, тарсынып торучылар юк биредә - балалар үзара дуслар, сердәшләр тапкан, читтә ялгыз моңаеп торучыны күрмәссең. Кыска гына гомерләрендә олы кеше өчен дә авыр сынаулар узган, әмма балачак ихласлыгын, самимилеген, сөенү-шатлану хисен югалтмаган балаларны әти-әниләре сөенеп күзәтә. Сәфәр авылыннан 14 яшьлек Эдуард Закировның әнисе Әлфинур Шәйхелмәрдәнова бәйрәмгә үзе генә килгән - 6 ел тәрбияләгән малай әле Әгерҗегә, үз әбисенә кунакка киткән икән. "Әлфинурның бик зур игелекле эше турында аерып әйтәсем килә: Эдуардның үз әнисе белән даими элемтәдә торды ул. Анысы хәзер үзен кулга алган, аналык хокукын кайтару артыннан йөри. Эдуард кабат үз гаиләсенә, туган йортына кайтачак. Бу - зур җиңү, олы шатлык", - дип сөйләде опека бүлеге җитәкчесе Глүзә ханым.
- Шундый хәдис бар: кем дә кем ятимнең башыннан сыйпаса, аның кул астына күпме чәч эләгә, шул кадәр гөнаһлары коелыр, ди. Ятим үскән беренче пәйгамбәребез турында уйланулардан соң, күңелдә берәр сабыйны гаиләле итү теләге туды, - ди Актаныштан Ришат Анамов. - Сынаулар күп булды. Абыйлы-энеле ике малай алган идек, олысы безнең белән калырга теләмәде, кире китте. Без дә балаларның үз әниләре белән элемтә урнаштырырга тырышып караган идек тә, анда малайларны да алып барып кайттык, булмады. Бала күңеле үз әнисен нинди генә хәлдә дә аклый һәм ярата икәненә кечесе, улыбыз Айнур мисалында тагын бер кат инандык. Ул үз әнисен бары матур итеп кенә күз алдына китерә. Иптәшем Әлфиягә карый да, минем әни дә шулай пешеренә иде, әни дә шулай киенә иде, дип әйтә. Аны дин кушканча яшәргә өйрәтәбез. Бик яратып мәчеткә йөри. Мәктәптән кайтуга, беренче сүзе: "Әти, мине мәчеткә илтәсеңме?" "Әгәр яхшы, тәртипле булсаң, илтәм", - дим. Рамазан аенда ураза тотарга тырыша. Аныкы балаларча ураза - төшке ашны ашады исә, кич безнең белән авыз ача. Намазлар укый. Әле бит аны алып кайтканга ике ел да тулмады. Тырышлык үз нәтиҗәсен бирә дип, аңа карап сөенәбез. Балалар өчен мондый сабантуй кирәк, матур чара, тик минем күзлектән, монда дини юнәлешне дә бирү хәерлерәк булыр иде. Кеше бу дөньяда, әгәр бәхетле буласы килсә, Аллаһы Тәгалә кануннарын үтәп яшәргә тиеш. Безнең төп максатыбыз - балаларны дин, Аллаһ кушканча да тәрбияләү.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: