Актаныш

АКТАНЫШТА ИГЕЛЕК МАРАФОНЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ

Быелгы игелек марафонында 2 миллион 215 мең 414 сум 73 тиен акча керде.

Һәркемнең бу җирдә бәхетле булырга хакы бар. Тик, Ходай Тәгалә тарафыннан язмышның ничек языласын беребез дә белми шул. Хыял канатларына утырып очканда, язмыш дигәнең кисәк кенә бәреп төшерсә, нишләргә? Кемгә таянырга? Ә бит кешене өмет, хыял яшәтә. Чарасызлыктан егылганда, бер җылы сүз, әз генә ярдәм дә гомерне саклап кала ала. Аллага шөкер, районыбызда ярдәм кулын сузарга әзер булучы, мәрхәмәтле, башкалар хәсрәтенә битараф булмаучылар бихисап. Инде менә 21 нче тапкыр үткәрелүче игелек марафоны да шуның бер дәлиле.

Инвалидлар декадасы барышында районда бик күп чаралар үткәрелде. Шуның кульминацион ноктасы булган игелек марафоны исә безнең милләтебезнең көчле, киң күңелле, олы йөрәкле булуын тагын бер тапкыр күрсәтте. Марафонга үз өлешен кертергә теләүчеләрнең елдан-ел артуы да сөендерә. Җыелган акчалар барәбәренә без мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең хәлләрен аз гына булса да җиңеләйтә, хыялларын тормышка ашыра алабыз икән, нигә әле үз өлешебезне кертмәскә! Хәер, игелек кыларга беркайчан да соң түгел!

Узган елгы марафонда кергән акчаларның тотылышы хакында районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова хисап тотты.

Районда 2241 инвалид бар. Шуларның 320е – I, 782е - II, 1139 ы - III төркем. 86 инвалид бала булып, шуларның 7 се урын өстендә. Ел дәвамында оешманың комиссия утырышларында 171 гариза каралаган. Аларга 1 миллион 998 мең 990 сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелгән. Фәйрүзә Разетдинова инвалидларга коляска, махсус аяк киеме, протезлар, култык таяклары, колак аппаратлары кайтартуда күпмедер проблемалар да булуын искәртте.

Ә бит нинди генә язмышлы кешеләр юк безнең арабызда. Көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән без аларны күрмибез дә, белмибез дә. Марафон барышында күрсәтелгән шундый авыр язмышка дучар булганнар хакында видеосюжетлар караганда йөрәкләр кысыла. Тамак төбенә төер утыра. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле була торып та, сәламәт кешеләрне көнләштерерлек итеп яшәүчеләре соклану уята. Язмыш сындырыплар сынаганда, инде нишләргә дип, чарасызлыктан бәргәләнгәндә, марафонда җыелган акчалардан ярдәм алучыларның ихлас рәхмәтләре күзгә яшь бөртекләре чыгара. Шул вакытта шөкер итеп яшәргә кирәклеген тагын да ныграк тоясың, сиземлисең.

Быелгы игелек марафонына старт бирү өчен сүз алган муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов та искәртте бу хакта.

- Без, бигрәк тә җитәкчелек составы райондашларыбызга, кем генә булса да, ярдәм итәргә тырышырга тиеш. Декада вакытында да күп кенә инвалидлар белән очрашырга туры килде. Видеолардан да карадык. Шуларны күргәч, бөтен дөньяңны биреп ярдәм итәсе килү теләге туа. Без сезнең белән саваплы эш эшлибез. Табигать тарафыннан күпмедер кыерсытылган райондашларыбызга ункөнлек кысаларында гына түгел, һәрвакыт игътибарлы булсак, сүзләренә колак салсак иде. Бу тормышта күбебезнең шактый әйберсе бар. Әмма күңел тынычлыгы, аралашу җитми. Бүген тормыш бер, иртәгә икенче төрле булырга мөмкин. Шулай булгач, башкалар язмышына битараф булырга беребезнең дә хакы юк. Шушы марафонда катнашучыларның барысына да рәхмәт. Инвалидлар оешмасы җитәкчеләренә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең аша без җирлекләрдәге инвалидлар турында беләбез, ярдәм итәбез. Һәрберегезгә сәламәтлек телим, - диде. Һәм иң беренче булып, марафонга хакимият һәм үзе исеменнән шактый гына күләмле акча тапшырды.

Авыл җирлеге башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре, төзүчеләр, оешма-предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр, мәгариф, медицина, мәдәният, хезмәткәрләре, спортчылар, халыкка социаль хезмәт күрсәтүчеләр бер-бер артлы сәхнәгә менеп, үзләреннән ярдәм күрсәттеләр.

Марафон барышында ел дәвамында башкаларга иң күп игелек кылучы бер кешегә “Алтын йөрәкле кеше” исеме һәм аның символикасы бирелү матур гадәткә әйләнде. Әйткәнемчә, игелек кылучылар артканнан-арта. Шуның өчен быел әлеге исемгә җиде кеше лаек булды.

Ралиф Фәрхетдинов, “АльМига” кибете хуҗасы:

-Хәйриячелек белән шөгыльләнү кешенең күңелендә булырга тиештер, минемчә. 2011 елларда шактый гына акчаларымны югалттым. Шуннан соң, шактый озак уйландым. Һәм күңелгә акчаларны җилгә очырганчы, башкаларга ярдәм итәргә кирәк, дигән уй килде. Һәм моннан үземә ләззәт, рәхәтлек ала башладым. Ярдәм итүне марафон вакытында гына түгел, ел дәвамында алып барам. Күңелем кайчан куша, шунда эшлим. Кемгәдер ярау өчен дә, сәхнәгә күтәрелү өчен дә түгел ул. Тормыш иптәшем Ләйсән дә, үзенең бизнесыннан ай саен балалар йортына акча күчерә. Бу хакта сөйләп тә йөрмибез. Иң мөһиме, кешегә файдасы тисен дибез.

Рамил Вәлиев, “Актаныш агрофирмасы” җитәкчесе:

-Башкаларга булыша алу мөмкинлеге бирелгән икән, нигә аннан файдаланмаска! Нык мохтаҗ кешеләр бар. Син аларга ярдәм иткәч, сөенүләрен күреп, үзеңнең дә күңелгә рәхәт була. Аллага шөкер, ярдәм итә алдым бит, дисең. Тагын булышасы килү теләге арта.

Рәдис Хашимов, Чаллы шәһәрендәге “Каматранснефть” ҖЧҖ нең генераль директоры, эшмәкәр, хәйрияче:

-Бүгенге көндә безнең арабызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр байтак. Аларга ярдәм итү мәҗбүри эш түгел, ләкин мин кулымнан килгәнчә мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам. Кемгәдер ярдәм итеп, кемнедер бәхетле итә алам икән, моңа бик шатмын. Киләчәктә дә изге эшләр эшләргә язсын. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә барыбыз да игътибарлы булсак иде.

Алмаз Мосабиров, “Наратлы” хуҗалыгы җитәкчесе:

-Тормышлар бер яктан җиңеләйгән кебек булса да, соңгы вакытларда авырлык килгән кешеләр саны да сизелерлек арта. Ярдәмгә мохтаҗ бөтен кешегә дә ярдәм итеп булмаса да, һич югы берничәсенә булыша алабыз икән, начар түгел бит. Мөмкинлеге булганнар шулай эшләргә тиештер дип исәплим дә. Алга таба да игелек кылып яшәргә язсын.

Рузәл Минһаҗев, Мөслимдә яшәүче эшмәкәр, “Игелеккә бер адым” төркеме җитәкчесе:

- Без барыбыз да бу дөньяга эз калдыру өчен туганбыз. Нинди эз калдыруыбыз үзебездән тора. Бу тормышта язмыш тарафыннан кыерсытылып, олы сынау алдында калган милләттәшләребезгә һичшиксез ярдәм итәргә тиешбез. Ходай безне күреп тора. Көнгә кечкенә генә бер ярдәм эшләсәң дә, кич кайтып ятулары үзе бер бәхет. Әйтик, юл читендә басып торган кешегә пычрак чәчрәтеп китәсең икән, иртәгә аның урынында син басып торачаксың. Тормыш шундый, дөнья түгәрәк. Чын бумеранг. Бер яхшылык эшләсәң, ул меңе белән әйләнеп кайта. Юлда юл бирмәсәләр, чиратта каршы төшсәләр дә, дөньяны әшәке кешеләр баскан дип уйлыйбыз. Ләкин һич кенә дә алай түгел. Бу дөньяда 99 процент изге күңелле кешеләр яши. Алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Мин моны “Игелеккә бер адым” төркемен булдырганнан соң аңладым.

Дилфат Нәгыймов, “Теплосервис” оешмасы җитәкчесе:

-Үзебезнең оешма оешканнан бирле хәйриячелек белән шөгыльләнәбез. Үзебезнең оешмада эшләп чыккан пенсионерларны бер кайчан да онытмыйбыз. Авыл Советы депутаты буларак, үземнең округтагы авыр тормыш хәлендә калучыларга кулдан килгәнчә булышырга тырышам. Чөнки иртәгә үзең, яисә туганың шундый хәлдә калырга мөмкин. Теге дөньяга бер әйберне дә алып китеп булмый. Шулай булгач, нигә мөмкинлек булганда ярдәм итмәскә! Кешенең сөенгәнен күреп, үзеңнең күңелеңә дә канәгатьлек хисе килә. Мөмкинлек булганда алга таба да мохтаҗларга ярдәм итүне дәвам итәчәкбез.

Равил Ярмиев, “Газстройсервис” оешмасы җитәкчесе:

-Хәйриячелек белән кеше марафон барышында гына түгел, гомер буе шөгыльләнергә тиеш. Әгәр мөмкинлегең бар икән, булышырга кирәк. Чөнки бөтен кеше дә мул тормышта яши алмый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: