Актаныш

Бәхет һәркемнең үз кулында

Бала - бәгырь җимеше, йөрәгеңнән өзелеп төшкән газиз зат. Әлеге кечкенә җан иясенең дөньяга аваз салуы гаиләгә күпме бәхет, шатлык бүләк итә. Өйгә таралган татлы-төче сабый исе, нәни кулларын як-якка җәеп, изрәп йокыга талган газизеңнең сулыш алуына кадәр җанга әйтеп бетергесез ләззәт, рәхәтлек бирә. Әмма, ни кызганыч, боларны бәхет итеп...

Бала - бәгырь җимеше, йөрәгеңнән өзелеп төшкән газиз зат. Әлеге кечкенә җан иясенең дөньяга аваз салуы гаиләгә күпме бәхет, шатлык бүләк итә.
Өйгә таралган татлы-төче сабый исе, нәни кулларын як-якка җәеп, изрәп йокыга талган газизеңнең сулыш алуына кадәр җанга әйтеп бетергесез ләззәт, рәхәтлек бирә. Әмма, ни кызганыч, боларны бәхет итеп кабул итмәүче адәми затлар да бар шул җир йөзендә.
Таркалган гаиләләр... Әтиле килеш әтисез үсүче нарасыйлар... Дөньяның мондый тигезсезлекләренә инде күнегеп киләбез шикелле. Тик менә баласы өчен җанын ярып бирергә әзер булырга тиешле әни кешенең, ниндидер йогышлы чирдән качкандай, газизен ташлап качуларын акыл кабул итә алмый. Ул бит Ана! Сират күперләрен кичә-кичә нәниен дөньяга тудырды да инде менә хәзер аңардан баш тарта?! Ни өчен?! Имин гаиләдә, әти-әни кочагында иркәләнеп, назланып үсәргә тулы хакы булган ул сабыйларның тормыш каршында ни гаебе бар?! Үзе дә кайчандыр балалык чорын узган әни дигән зат газиз йөрәк парәсенең күңел кичерешләрен үз йөрәге белән тоярга тиеш ләбаса! Ни көтә ул баланы? Язмыш аңа рәхимле булырмы? Хәер, мондый сораулар борчый микән аны... Юктыр. Нарасыеның курку катыш сагыш тулы карашларын да күрмәмешкә салышкан андый күке әниләрнең йөрәкләре урынына да таш үскәндер, мөгаен... Мүк каплаган салкын таш...
Рәхимсез... Аяныч... Ятим бала моны әнисеннән аерылыуның тәүге көненнән үк аңлый башлый. Иң элек приютта, аннары балалар йортында...
Кайсыдыр китапта Мөхәммәт пәйгамбәребез әйткән сүзләрне укыган идем: "Тау урыныннан күчкән дисәләр, ышаныгыз. Кешенең холкы үзгәргән дисәләр, ышанмагыз", дигән ул. Димәк, шуннан нәтиҗә дә ясарга була торгандыр: кайчандыр баласын ташлап качкан таш бәгырьле әниләр акылларына килер дә йөрәк җимешләрен эзләп табарлар һәм үз яннарына сыендырырлар дип көтү урынсыз. Ярый әле җир йөзендә үз аналарына кирәкмәгән ятимнәрне сыендыручы олы йөрәкле кешеләр бар. Бөтен өмет тә шуларда - бала яраткан, сабыйларның хис-кичерешләрен, күңелләрен аңлый белүче игелекле затларда. Әйе, бер уйласаң, чит-ят алар, әмма шундый тиз үз була, якын була, бер сүз белән әйткәндә, әти-әни була беләләр! Җир йөзендәге иң зур изгелек - үксезләрнең кыерсытылган җаннарын юату, күз яшьләрен сөртү, яклаучысыз калган шул сабыйларга янәдән әти-әни дип әйтә алу бәхетен кайтарудыр, мөгаен...
Юлыбыз Иске Сәфәр авылына. Әлеге авыл мине һәрчак сокландыра. Йортларының төзеклеге, шул йортлар тәрәзәләренең яктылыгы, нурлылыгы белән сокландыра. Халкының тырышлыгы, уңганлыгы, кунакчыллыгы белән...
Әнә, машинабыз яшеллеккә күмелгән җыйнак кына матур йортның капка алдына килеп туктады. Монда Шәйхелмәрдановлар яши. Кунакларны каршы алырга чыккан Әлфинур апа белән исәнләшеп, аңа ияреп капкадан ары үтәбез.
- Балалар кайда соң, Әлфинур апа? Урамдадыр инде, әйеме? Җәен бала-чага велосипедтан төшә белми бит ул, - дип елмаям, йокыдан уяныр-уянмас велосипеды хакында сөйли башлаучы улымны күз алдыма китереп.
- Зурысы иптәш малаена китте. Бергәләп мәчеткә йөриләр - шуңа бик сөенәм, - ди Әлфинур ханым. - Ә кечесе Эдуард куяннары янындадыр инде. Бигрәк ярата озынколак дусларын. Үзе ашата, асларын чистарта, тәрбияли. Бер шөгыль үзенә. Хәзер өйгә керерләр алар. Я, әйдәгез, без дә эчкә узыйк.
Заманча җиһазландырылган, чиста, матур өй эченең һәр тарафыннан хуҗабикәдән күчкән яктылык, нур, җылылык бөркелә шикелле.
Тулы мәгълүмат газетаның Җомга, 6 сентябрь, 2013 67 (9813) санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: