Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

«БлагоДарение» фонды волонтерлары сәламәтлекләре чикле өлкәнебезгә утын ярып бирде (фоторепортаж)

«БлагоДарение» хәйрия фондының Актаныш районындагы волонтерлары бүген авылдашыбыз Дөлфара Хөсәеновага зур ярдәм күрсәтте. Укучылар Дөлфара апаның ихатасындагы юан-юан бүкәннәрне ярып- өеп куйдылар.

                Дөлфара Хөсенова- өченче төркем инвалид. Калкансыман бизен алдырганнар соң сәламәтлегендә бик күп проблемалар килеп чыккан. Хәзер авырлык белән генә хәрәкәтләнә. Бүген ихатасындагы утыннарны ярырга килгән укучыларга рәхмәт әйтергә ике таякка таянып чыккан иде.

-Бик зур рәхмәт бу балаларга. Мондый волонтерлык ярдәме турында ишеткәнем дә юк иде. Социаль яклау бүлегенә утын ярып бирүне оештыруларын сорап мөрәҗәгать иткән идем. Безнең кебек ярдәмгә мохтаҗларны хөрмәтләгән, булышкан өчен зур рәхмәт. Укытучылары эш рәтен белгән балаларны алып килгәннәр,- ди 74 яшьлек Дөлфара апа. 

Ә "БлагоДарение" фонды волонтерлары булган Актанышның икенче санлы укучылары өлкән,авыру кешегә ярдәм итә алуларына үзләре дә сөенә.

- Бүген олы яшьтәге райондашыбызга кышка утын әзерләшәбез. Башкалар да өлкәннәргә ярдәмгә тартылса яхшы булыр дип уйлыйм. Чөнки ярдәмгә мохтаҗлар бездә күп. Менә шулай волонтерлыкта кешеләргә булышкач үземә нык рәхәт. Кемнеңдер тормышын җиңеләйтсәм күңелемә нык рәхәт. Үзебезгә дә киләчәктә шулай булышсалар әйбәт бит инде. Чөнки тормышта төрле хәлләр була, ди волонтер Камилә Сәлимгәрәева.

          Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары Актаныштагы ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында мәгълүматны "Игелек үзәге"ннән ала. Мәктәптә дәресләр тәмамлангач, бер төркем укучылар кышын кар көрәргә, язын-көзен бакча, ишек алды, капка алларын җыештырырга йөриләр. 

- Бүген безнең волонтерлар утын яра. Очлы, үткен эш коралларына тотынганчы балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаттык. Укучылар, "Көн салкын, әллә башка вакытка күчерәбезме?", дигәч, юк, бүген барабыз дип үзләре үк теләп килделәр.  Волонтерлыкка берәүне дә мәҗбүриләмибез, -ди волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе, педагог-оештыручы Ләйсән Ибраһимова.

          VIII-X сыйныф укучылары төркем бик оешкан төстә, җитез хәрәкәтләр белән эшне башкара. Дүрт егет балта белән түмәрләрне берничә кисәккә тиз-тиз генә аера, ике кыз һәм ике укытучы утыннарны ташып, тәртипләп өеп торалар. Дөлфирә апаны тәрбияләүче социаль хезмәткәр Флүрә Хисаметдинова да волонтерлар белән бергә. 

- Волонтер булуым белән горурланам. Һәр мәктәптә волонтерлар хәрәкәте оештырырга кирәк. Волонтер булсаң, әби-бабайларга булышасың, ярдәм итәсең. Ә ярдәмчеллек- иң кирәкле сыйфат, - ди Солтан Белоусов. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев