Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Бүген, 5 декабрь- Халыкара волонтерлар көне

5 декабрь көнне, Россия президенты В.В.Путинның Указы буенча Рәсәйдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә.

                  «Волонтер» — инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар.

Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала.

Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. 

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Телеграмм-каналында волонтерларны тәбрик итеп әлеге видеоны урнаштырды.

Рөстәм Нургали улы изге күңелле татарстанлыларга "Кылган изге гамәлләрегез үзегезгә hәм якыннарыгызга меңләтә әйләнеп кайтсын!
Волонтерлар көне белән! С днем волонтеров!" дип мөрәҗәгать иткән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев