Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

БӘЙРӘМ УҢАЕННАН: Актаныш өлкәннәре "Тургай" кафесында район җитәкчелеге белән очрашты (+ФОТОЛАР)

Шунысын да искәртү урынлы, быелгы очрашу үзгә форматта – мул итеп әзерләнгән табын артында узды.

Һәр елдагыча,  1 октябрьдән  республикада, шул исәптән безнең  районында да,  Халыкара өлкәннәр декадасына старт бирелде. Ун көн дәвамында Актанышта  өлкән буын кешеләренең актив тормыш рәвешен тәэмин итү, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәр проблемаларына юнәлтү максатыннан төрле чаралар уздырыла. 


Райондагы бәйрәм чаралары бүген, 1 октябрь көнне,  “Тургай” кафесында башланып китте. Биредә район җитәкчелеге Актанышның үсешендә тирән эз калдырган, аның якты киләчәге өчен зур көч куйган өлкәннәр активы белән очрашты.  


Шунысын да искәртү урынлы, быелгы очрашу үзгә форматта – мул итеп әзерләнгән табын артында узды. Чакырылучылар арасында җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмалары вәкилләре дә, авыл башлыклары да, лаеклы ялдагы җитәкчеләр дә,  мөгаллимнәр дә, авыл хуҗалыгы, җитештерү сәнәгате, спорт, мәдәният өлкәләрендә дә фидакарь хезмәт куйган затлар да бар иде. 


Беренчеләрдән булып өлкәннәрне район башлыгы Э.Н.Фәттахов тәбрик итте. Энгель Нәвап улы залда утыручыларны район сулышы белән таныштырды, алга куйган максат-бурычларны җиткерде. Котлаусүзеннән соң  район башлыгы кадерле өлкәннәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. 


Районыбызның алыштыргысыз буынын Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев тә килгән иде. Ул өлкәннәребезгә Татарстан җитәкчелегенең тәбрик сүзләрен ирештерде. 


Җыр-моң белән сугарылган җылы очрашу барышында өлкәннәр активы район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны юллады, теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев