Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Филүс Әгъзәмов сулы булды

Районның инвалидлар оешмасы җирлектәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең һәрберсенә барып җитәргә, аларның тормыш-көнкүреш шартлары белән танышырга, булган проблемаларын хәл итүдә булышырга тырыша. Узган атнада инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән бергәләп, Пучы авылында яшәүче 1 нче төркем инвалид Филүс Әгъзәмовка ярдәм итү йөзеннән юлга чыктык.

Филүс абыйның күзләре күрми. Инде ун елдан артык дөньяны үзенең эчке тоемлавы ярдәмендә генә күз алдына китереп гомер итә ул. Яши торган өенең аш бүлмәсендәге караваты белән өстәл арасын да куллары белән капшап кына уза. Ишек алдында урнашкан бәдрәфкә исә сузылган тимерчыбыкка тотынып бара. 
– Мин шушылай яшәргә өйрәндем инде, биредәге бар әйбергә ияләндем. Читкә китсәм, яши алмас идем, – ди Филүс абый бер нәрсәдән зарланмыйча. 
Әлеге өен аңа хуҗалыкта эшләгән вакытта биргән булганнар. Белгечлеге буенча ветеринар  ул. 
Тумышы белән Аккүз авылыннан булган Филүс абый  мәктәпне тәмамлагач, Казан ветеринария институында белем ала. Кулына диплом алгач, хезмәт юлын шундагы хуҗалыкта башлый. Эшен яратып, җиренә җиткереп башкара.  16 ел Әтәс җирлегендә дә эшли. Лаеклы ялга чыкканчы 8 еллап Нур Баян исемендәге хуҗалыкта да хезмәт куя. Тормыш иптәше Саҗидә апа белән ике ул үстерәләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәшен моннан 30 ел элек үк 40 яшендә югалта ул. Саҗидәсе бик яшьли гүр иясе була. Филүс абый улларын аякка бастыру өчен бар көчен куя. 
Тормыш авырлыклары, сыңар канат белән калу аның сәламәтлегенә дә тәэсир итми калмагандыр. Шикәр авыруы көчәю нәтиҗәсендә күзләре күрми башлый аның. Шулай булса да, төшенкелеккә бирелмичә, алга таба яшәвен дәвам итә. 
Өенә газ кергән, җылы. Әмма су кермәгән дә, чыкмаган да. Күрмәүче кеше өчен бу олы проблема.  Ихатада мунча да юк. Анысына күршеләргә йөрибез, ди. Ярый әле социаль хезмәткәр билгеләнгән. 
– Баштарак Зинфира, аннан Хәмдия карады. Бик әйбәт булдылар. Аларга зур рәхмәт.  Хәзер Рита карый. Ашарга пешереп тә алып килә. Килгәч тә пешерә. Керләремне юа. Кышын карны да көри. Аңа да рәхмәттән башка сүз юк, –  ди ул. 
Филүс абыйның хәлен авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуртдинов та белә. 
– Филүс абыйның хәле белән даими кызыксынып торабыз. Үзенә генә яшәве авыр дип, Пучыдагы картлар йортына барырга да тәкъдим иттек. Әмма аның өеннән кузгаласы килми. Олы малае янына кайтып китеп йөри инде. Бер җирдә дә эшләми. Эшкә дә урнаштырып карадык. Ләкин анда да озак эшли алмады, – ди ул. 
Без барганда да ул шунда иде. Төпле эше булмау сәбәпле, җәй көне өйләренә су да керттерә алмый калганнар. Фәйрүзә Разетдинова җирлек башлыгыннан су кертүдә ярдәм итүләрен сорады. Проблеманы уртага салып сөйләшкәч, су керттерергә дигән фикергә килделәр.  Нияз Нуретдинов шунда ук су кертү белән шөгыльләнүчеләргә хәбәргә чыгып,  кайчан килә алачакларын белеште. Әлеге сүзләрне ишеткәч, Филүс абыйның күңеле күтәрелеп китте. 
– Рәхмәт килүегезгә, ярдәм итүегезгә. Ходай биргән гомерне яшәми булмый, – диде ул. 
– Пучы җирлегендә бу кадәр авыр хәлдәге инвалидлар юк иде әле. Бирегә икенче тапкыр киләбез. Җәй көне социаль хезмәткәрләр белән килгән идек. Филүснең өендә яшәр өчен уңайлыклар булмау борчый. Олы малае янында булса да, бер җирдә дә эшләми. Аның эшкә керүен шарт итеп куйдык. Авыл җирлеге башлыгы белән киңәшләшеп, Филүснең өенә су кертүне һәм чыгаруны эшләп бирергә кирәк дигән карарга килдек. Билгеле, җирлек җитәкчеләренең  ярдәменнән башка булмый. Бергә тотынсак, башкарып чыгарбыз, дибез, –  ди Фәйрүзә апа.  
Мөмкинлектән чыгып, өенә бәдрәф тә ясауны күздә тота җитәкчелек. Чөнки олы кеше өчен анысы да бик кирәк. Бүген – монда, иртәгә тегендә булган малаена ышаныч юк. Социаль хезмәткәр дә, тәүлек әйләнәсе янында тора алмый. Кышкы бураннарга да ерак калмады. Шулай булгач, Филүс абыйны сулы итә алсак та, зур файда булачак.  

R.S.Материалны газета битләренә әзерләп бетергәндә, районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Филүс абыйның өенә су кертелүен хәбәр итте. Юкка гына күмәк көч, тау күчерә, димиләр шул. Филүс абыйга хәзер тормыш итүе аз булса да җиңеләер, шәт. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев