Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

«ФОРПОСТ» оешмасы изге эштә — алдынгы

Актанышның «Яшьлек» үзәгендә махсус хәрби операциягә җибәрүгә зур күләмдә ярдәм әзерләнә. Төялгән йөк машиналарын озату февраль башында планлаштырыла.

Районыбызның «ФОРПОСТ» оешмасы активистлары да бердәм булып шушы изге эшкә кушылган. Яшьләр оешмасы вәкилләре үзләре билгеләп үткәнчә, саваплы эштән читтә каласылары килмәгән. 

«ФОРПОСТ» оешмасының педагог-оештыручысы Резеда Галләмова белән сөйләшеп алдык:

— Безнең форпостчылар бик актив итеп әлеге игелек белән сугарылган гамәлдә катнашалар. Әлбәттә, бу эш — ватанпәрвәрлекнең дә бер матур чагылышы.

— Мобилизация башлангангач та, күп кенә якташларыбыз «Илгә килгәнне ил белән күтәрергә кирәк», — дип, үз теләкләре белән хәрби операциягә киттеләр. Яугирләр өчен җылы киемнәр, оек-бияләйләр, гигиена чаралары, көнкүреш кирәк-яракларын тартмаларга тутырабыз. Мәктәптән соң вакытымны һич кызганмыйча киләм, диде форпостчы-волонтёр, Актанышның икенче санлы мәктәбе укучысы Сөләйман Хәсәнов.

— Без — форпостчылар һәрвакыт актив киләбез бирегә. Волонтёрлык эшчәнлеге ошый. Төп максатыбыз — Җиңүгә үз өлешебезне кертү, безнең Россия яугирләре җиңсен өчен аз гына булса да тырышлык кую, ди шулай ук район үзәгенең 2 санлы мәктәп укучысы, форпостчы-волонтёр Вилдан Шәрипҗанов.

Һәр көнне илебез хәрбиләренең барысының да имин булуын, аларның мөмкин кадәр тизрәк хәерле Җиңү яулавын теләп волонтёрлык эшендә булучы апаларның да хәл-әхвәлләрен белешеп чыктык. Алар да яу кырына кирәк булган әйберләрне туплау, тартмаларга тутыру белән мәшгуль иде.

Гомумән, районыбыз волонтёрларының бердәмләге сокландыра. Илебезнең армиясе никадәр яхшы тәэмин ителүенә карамастан, үзебезнең егетләргә җан җылысын өләшеп, гуманитар ярдәм җыярга бурычлыбыз. «Безнең егетләр туган якларда сагынып көтеп торучы кешеләр барлыгын белергә, безнең йөрәк җылысын тоерга тиеш», — диләр алар.


Яугир якташларга — туган як җылысы булып барып ирешсен ярдәмнәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев