Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Хезмәткә урнашуда ярдәм

7 декабрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ленар Нәҗмиев, теркәү палатасы җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Булат Зәйнетдинов, Игелек үзәге юристы Резеда Заһретдинова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова һәм Игелек үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова хезмәткә урнаштыруда һәм төрле...

7 декабрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Ленар Нәҗмиев, теркәү палатасы җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова, район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Булат Зәйнетдинов, Игелек үзәге юристы Резеда Заһретдинова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ойгөл Мирзашәрипова һәм Игелек үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова хезмәткә урнаштыруда һәм төрле очракларда нигезле чишелеш табуда юридик ярдәм сораучы инвалидларны кабул итте.
Мөрәҗәгать итүче алты инвалидның дүртесенә хезмәткә урнашуда ярдәм күрсәтелде, икесенә борчыган мәсьәләләрне чишүдә юридик тәртипләр аңлатылды, шуларның берсенә судка документлар әзерләүдә бушлай адвокат билгеләү каралды.
Ленар Нәҗмиев, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе:
- Ихтыяҗны өйрәнеп, декада барышында быел беренче тапкыр вакансияләр ярминкәсе үткәрдек. Һәр категория гражданнар өчен дә бездә вакансияләр булып тора. Узган ел үзебезнең программа аша сигез инвалидны эшкә урнаштырдык. Һәркайсына акчасы түләнеп бара. Эш урыннары да булдырабыз - сакчы, программист, икътисадчы һ.б.лар. Быел ундүрт инвалидны эшкә урнаштырдык. Федераль бюджеттан да социаль мәшгульлек буенча инвалидларга эш урыннары булдыру өчен акча бүлеп бирелгән иде. Ел дәвамында анысы да башкарылды.
Ойгөл Мирзашәрипова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе:
- Инвалидларның сорауларын искә алып, бушлай юридик ярдәм хезмәте һәм хезмәткә урнаштыру буенча консультацияләр алып барырга булдык. Мөрәҗәгатьләргә, сорауларга бергә җаваплар эзлибез, чишелеш табабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев