Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Яңа Әлем мәктәбен тәмамлаучы туган мәктәбенә укырга керүчеләргә букчалар бүләк итте

Кеше туып үскән җиреннән чыгып китеп, читтә яшәсә дә, туган ягы гомергә аның күңелендә саклана. Яңа Әлем авылында туып-үскән Исламов Эльмир Алфир улы шушы фикердә.

2004 елда Яңа Әлем мәктәбен тәмамлаган авылдашыбыз бүген Түбән Кама шәһәрендә гомер итә һәм танылган «Сибур» компаниясендә эшли. Бүген ул туган авылындагы мәктәпкә укырга керүче нәниләргә ярдәм кулы сузарга кайткан.

Эльмир Исламов «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» акциясенә кушылып, кечкенә авылдашларына уку кирәк-яраклары белән тутырылган букча бүләк итте.

Минем дәү әтием Исламов Җәүдәт Сәфи улы озак еллар шушы мәктәпнең директоры булып эшләгән. Үзем дә шушы мәктәптә белем алдым. Мөмкинлек булганда, тирә-юньдәгеләргә ярдәм итеп калырга кирәк. 1нче сыйныфка керүче нәниләрне бәйрәм белән котлыйм! Аларның гел яхшы билгеләренә генә укуларын телим! — диде киң күңелле авылдашыбыз Исламов Эльмир Алфир улы.

Яңа Әлем мәктәбеннән әнә шундый эчтәлектәге хат юллаганнар. Афәрин, укучыларыгызның хөрмәтен, ярдәмчеллеген күрү үзе эшчәнлегегезгә зур бәя. Киләчәктә дә шәфкатьле, ихтирамлы шәхесләр тәрбияләп үстерергә язсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев