Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Игелек һәм хөрмәт

Район инвалидлар ункөнлеге 2 декабрьдә район җитәкчеләренең "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә 10 сәгатьтә район, авыл инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары очрашуы белән башланып китә- Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне дип атала. Шул ук көнне район мәдәният йортында 14.00 сәгатьтә "Кыз урлау" спектакле күрсәтелә, оешмалары булмаган инвалидларны хөрмәтләү оештырыла. 3 декабрь - Белем...

Район инвалидлар ункөнлеге 2 декабрьдә район җитәкчеләренең "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә 10 сәгатьтә район, авыл инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары очрашуы белән башланып китә- Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне дип атала. Шул ук көнне район мәдәният йортында 14.00 сәгатьтә "Кыз урлау" спектакле күрсәтелә, оешмалары булмаган инвалидларны хөрмәтләү оештырыла.

3 декабрь - Белем көне. Мәктәпләрдә инвалид балалар белән чаралар үткәрелә. Концертлар оештырыла.

4 декабрь - "Без сезгә ярдәм итәбез" акциясе көне. Инвалидларга бушлай мунча хезмәте күрсәтү.

5 декабрь - Театр көне. "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә инвалид балалар өчен Зиннур Хөсниярның "Шүрәле белән Былтырҗан маҗаралары" спектакле күрсәтеләчәк.

6 декабрь - Игътибар көне. Авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында инвалидларны хөрмәтләү. Күзе күрмәгән яисә начар күргән инвалидлар белән 10 сәгатьтә "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә район җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл.

7 декабрь - Очрашулар көне. Балачактан инвалид 18-30 яшьлек инвалидлар белән район башкарма комитеты, район социаль яклау, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, пенсия фонды, хастаханә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, инвалидлар җәмгыяте җитәкчеләренең очрашуы- "Яшьлек", 10 сәгатьтә.

8 декабрь - Спорт һәм сәламәтлек көне. Бөтен төр категория инвалидлар катнашында спорт ярышлары- Балалар иҗат үзәге, 9 сәгатьтә.

9 декабрь - Мәрхәмәтлелек көне. "Күңелем кояшы" клубы әгъзаларының картлар һәм инвалидлар интернатында чыгышы.

Декада дәвамында урын өстендә ятучы инвалидларга, инвалид балаларга медицина каравы үткәрү өчен табиб бригадаларының авылларга чыгуын оештыру.

10 декабрь - Игелек көне. Район мәдәният йортында Игелек марафоны үткәрү.

"Без сезнең белән!" девизы астында, урын өстендә ятучы инвалидларның өйләрендә булу, яшәү шартларын, ихтыяҗларын өйрәнү.

"Йортыгызның җылылыгын саклыйбыз" акциясен үткәрү -инвалидларга ярдәм итүче оешмалар белән волонтерларның бердәм хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев