Актаныш

"Игелек үзәге"ндә кайнар линия телефоны эшли

“Игелек үзәге” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында ялгыз өлкәннәргә һәм ялгыз инвалидларга азык-төлек, дарулар һәм беренче кирәк-яраклар китерүне оештыру буенча 8(5552) 3-02-80 “кайнар” телефон элемтәсе эше кабат җанландырып җибәрелде.

Ялгыз өлкәннәргә һәм ялгыз инвалидларга аларның үз хисабына сатып алынган әйберләрне эш көннәрендә 8.00-16.00 вакыт аралыгында волонтерлар тарафыннан китереп бирү оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: