Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Игелеккә бер адым

Кичә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Гөлгенә Сафина хөрмәтенә хәйрия концерты узды.

2019 елның 2 июль көнендә медицина училищесының 3 курсы өчен Чаллы шәһәренә имтихан бирергә барганда юл һәлакәтенә очраган, инде менә 9 ай яшәү өчен көрәшүче  Ахун авылы кызы  Гөлгенә Сафинаның язмышы берәүне дә битараф калдырмады. Башкаларга игелек кылудан күңел рәхәтлеге кичергән олы йөрәкле кешеләрнең тырышлыгы белән Гөлгенә хөрмәтенә хәйрия чаралары уздырыла. Әлеге игелекле гамәлдә катнашкан һәркем Гөлгенәне терелтү өчен үзеннән күпмедер өлеш кертергә омтыла.

24 февраль көнне дә райондашларыбыз нәкъ шул максаттан Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортына җыелды. Биредә Мөслим районы Метрәй авылы егете, эшмәкәр һәм хәйрияче  Рүзәл Минһаҗов тарафыннан оештырылган “Игелеккә бер адым” дип аталган хәйрия концерты узды.

Гап-гади авыл егете ул Рүзәл. Әмма аның йөрәге һәркемнең кайгысын, борчуын сыйдыра һәм ярдәм итә алырлык дәрәҗәдә.

–Минем төп эшем төсле калайдан бизәкләп  тәрәзә йөзлекләре, почта тартмалары, урам исемнәре ясау. Аның белән җиде ел элек шөгыльләнә башлаган идем. Бүгенге көндә шәхси эшмәкәр булып торам. Биш егетем бар. Алар белән бөтен Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәләрендә шушы эш белән шөгыльләнәбез. Әйберләребезне үзебезнең милләтебезнең йөзен күрсәтә торган, татарлыгыбызны саклый торган бизәкләр белән эшлибез. Яңа орнаментлар уйлап табабыз. Һәм кешенең йөрәгенә үтеп керердәй сүзләр дә язарга тырышабыз. Әйтик, ике авыл уртасына “Кайда бердәмлек – шунда җиңү!”, авылга кергән җиргә “Исәнме, авылым!”, зиратка “Безне онытмагыз, туганнар!” кебек сүзләр.

Кешенең кайгысына беркайчан да битараф калырга ярамый. Моны язмыш безгә сынау итеп бирә. Авыр хәлдә калган Актаныш районы кызы  Гөлгенә турында ишеткәч тә, булышасыбыз килде. Безнең “Игелеккә бер адым” дигән төркемебез бар. Анда илнең төрле төбәкләрендә яшәүче, кеше кайгысына битараф булмаган олы йөрәкле кешеләр кергән. Концертыбызның исемен дә шулай атадык. Башта аны Чаллы шәһәрендә куйдык. Анда концерттан һәм ярминкәдән барысы 130 мең сум акча керде. Бу, әлбәттә бик аз. Чөнки Гөлгенәне чит илдә дәвалау өчен ай саен 1 миллион 500 мең сум акча кирәк. Моны Сафиннар гаиләсе генә күтәрә алмый. Ә бөтен ил белән тырышканда булдырып була. Кайда бердәмлек–шунда җиңү. Сафиннар гаиләсе өстенә җыелган кара болытларны тарату өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. 

Концерт программасында Чаллы шәһәреннән, Мөслим районыннан, Актаныштан барысы  25тән артык кеше катнашты. Алар тарафыннан яңгыраган җырлар, биюләр, КВН тамашасы – барысы да халык күңеленә үтеп керерлек иде. Залда утыручылар барысы да чын йөрәктән Гөлгенәнең терелүен теләп утырды. Бер яктан күңелне күтәргән тамаша, икенче яктан аның иң нечкә кылларын да тибрәтте.

–Әлеге хәйрия концертында икенче тапкыр катнашабыз. Башта Чаллы шәһәрендә күмәк төстә үткәреп җибәрдек. Дөнья булгач, адәм баласы төрле хәлләргә очрый. Безнең бурычыбыз, шундый вакытта кешеләргә ярдәм итү. Шулай булса гына, кешегә андый вакытларны үткәреп җибәрү җиңелрәк була. Артист халкының күңеле ачык. Без шушындый хәйрия концертларында теләп катнашабыз. Без генә түгел, бөтен кеше дә ярдәм итәргә тиештер дип саныйм, –ди танылган җырчы, Татарстанның Атказанган артисты Равил Галиев.

Концертны ТНВ телекомпаниясенең Яр Чаллы бүлеге корреспонденты Илшат Әюпов алып барды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева әлеге концертны оештырган Рүзәл Минһаҗевка һәм анда чыгыш ясаган барлык олы йөрәкле артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әлеге концертта барысы 309 билет сатылып, алардан 61 мең 800 сум кергән. Ярдәм тартмасына 12050 сум салынган. Тулаем 73 мең 850 сум акча җыелган.

19 февраль көнне исә Актаныш драма һәм комедия театры коллективы “Өйләнәм! Бетте-китте!” хәйрия спектаклен тамашачыга тәкъдим иткән иде. Анда барысы 211 билет сатылды. Шуның 62 сен “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев хезмәткәрләренә алып бирде. Ярдәм тартмасына салынган акчаның күләме 2200 сум иде. Тамашадан барысы 44 мең 400 сум акча җыелган иде. Алар барысы да Гөлгенәнең исәп-хисап счетына күчерелде.

Рүзәл Минһаҗев Гөлгенәгә багышлап “Мин сокланам сиңа, кешелек!” дигән шигырь дә иҗат иткән.

 

 

Билгеле булганча, Гөлгенәне терелтү өчен әле зур суммалар кирәк. Игелек кылырга, ярдәм итәргә теләүчеләр өчен әнисе Ландыш Баһауованың  телефон номеры: 8-960-087-86-81.

Ак Барс картасының номеры 2200530129959151

Сбербанк картасыныңномеры 4276862021682101

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев