Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Ике кулсыз калган малайга Америкадан да шалтыраталар

Туймазы районының Балтай авылында 10 яшьлек малайның токка сугылып, ике кулсыз кала.

Илназ әле яңа тормышка өйрәнеп килә. Мәскәүдән яңа протезлар көтә. Алар бик кыйммәт, ләкин гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр бар.

Фаҗигадән соң Илназ белемгә тагын да ныграк тартыла, олимпиадаларда актив катнаша, программалаштыру курсларын өйрәнә, китаплар укый.

"Математика буенча олимпиадада яхшы баллар җыйды. Мәскәү мәктәбенә язылды. Аның белемен күтәрү өчен күптән түгел без Питер программалаштыру мәктәбе белән аралаша башладык, шулай ук ай саен түләүле программаларга язылдык. Иң мөһиме - бала сынау дәресеннән соң бик күп яңалыклар белүен әйтте. Хәзер менә программалаштыру белән шөгыльләнә, - дигән Илназның әнисе "Башинформ" хәбәрчесенә. — Хәзер безнең өчен иң авыры - Интернет белән өзеклекләр, безнең авылда кәрәзле элемтә юк. Бу, әлбәттә, укытуда комачаулый".

Илназга ярдәм һәм кайгыртучанлык күрсәтелә. Янәшәдә һәрвакыт туганнары, малай сыйныфташлары белән тыгыз аралаша.

«Мондый авыру белән, мондый хәсрәт белән берүзеңә калырга ярамый. Балалар барысы бергә, тату. Шушы көннәрдә Америкадан шалтыраттылар, күпбалалы зур гаилә белән дуслаштык. Алар Русиядән, үзләре Краснодар краеннан чыккан, 10 бала тәрбиялиләр. Алар белән элемтә тотабыз, атнага бер тапкыр шалтыратабыз, улыбызның сәламәтлеге белән кызыксыналар. Канададан, Дубайдан шалтыраталар. Көн саен кемдер шалтырата, Илназның хәлен сораша, посылкалар җибәрә. Мәскәүдән күптән түгел китаплар җибәрделәр, ә ул китапларны бик ярата. Безнең хәсрәтебезне бу кадәр кеше уртаклашыр дип көтмәгән идек. Чит илдән шалтыраталар, ә безнекеләр - бигрәк тә! Татарстаннан килгәннәр, Казанга алып киттеләр, Илназ бик күп уңай тәэссоратлар алды. Безнең бәлагә беренчеләрдән булып Мәскәүдән бер меценат ир җавап бирде. Ул улымның хыялын тормышка ашырды – аны үтә дә кыйммәт «Ламборджини» машинасында йөртте. Аның ярдәмендә безне Сколковога да чакырдылар. Ярдәмгә килүчеләрнең барысына да рәхмәт сүзләре җиткерәм», - ди Илназның әнисе.

 

"Кызыл таң"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев