Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

“ИХЛАС ГАМӘЛ” ЯРДӘМГӘ ӘЗЕР: Корбан итен авыз иттерергә дә, хастаханәдә ялгызларның хәлен белергә дә

Аз керемле, күп балалы гаиләләр, мохтаҗлыкта яшәүче райондашларыбыз, Актаныш мөхтәсибәтенең “Ихлас гамәл” мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә килеп, быел чалынган корбан ите алырга мөмкиннәр. Илина АРСЛАНОВА.

Урын өстендә яткан, үз аягында йөри алмаган авыру яки бик өлкән яшьтәге ялгыз күршесенә, туганына алып кайтып бирүче табылса, аңа да савап язылыр. Аллаһ теләсә. 
Мөселман дин кардәшләребезнең хәйриячелеге белән эшләүче әлеге үзәккә сыер ите сөякләре дә китереп торалар. Шулпа яратучы мохтаҗларга анысы да бушлай бирелә. 
Мөмкинлеге мохтаҗлык шартларына туры килмәгән, ягъни уртача хәлдә яшәүче райондашларыбыз да, үзәктәге махсус тартмага садакасын салып, шушы аш пешерү өчен китерелгән сөяк җыелмасын алып китә алалар.
“Ихлас гамәл” үзәге район үзәк хастаханәсендә дәваланучы ялгызларга да ярдәм итәргә әзер. Гадәттә алар янына килеп хәл белүче дә, күчтәнәч китерүче дә булмый. Без аларга кирәк-яраклар китереп, хәлләрен белеп, сөйләшеп китәр идек.. Хастаханәнең стационар бүлекләрендә эшләүчеләр бу хакта безгә хәбәр итсен иде.

“Ихлас гамәл” мохтаҗларга ярдәм итү үзәге Актанышта почта бинасының өченче катында урнашкан, кырыйдагы ишектән керәсе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев