Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

ИЛ ТӨКЕРСӘ-КҮЛ БУЛА: “Игелек марафоны”нда 2 миллион 512 мең сум акча тупланды

Быел “Игелек марафоны” Актаныш районында 22 тапкыр уздырылды.

              Районыбызда яшәүчеләрнең бик күбесе әлеге хәйрия җыенына күңеле кушканга, йөрәк авазына буйсынып ярдәм итә. Язмыш тарафыннан болай да кыерсытылганнарның тормышын бик азга гына булса да җиңеләйтәсе килеп, аларның көн дә авырлыклар белән көрәшеп яшәвен күреп, кызганып хәләл хезмәт хакыннан өлеш чыгара.

          “Тамчыдан күл җыела” гыйбарәсе безнең “Игелек марафоны”ның эчтәлегенә бик тә туры килә. Узган елгы марафонга райондашларыбыз 2 миллион 446 349 сум 07 тиен акча салган. "Марафон акчаларының тиененә кадәр инвалидларга адреслы ярдәм булды", дип, хисап тотты бүгенге марафонда районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова.

         Кем ярдәм сорады да чыгарып бирдең түгел- марафонда җыелган ил акчасын бүлеп бирүнең катгый таләпләре, тәртибе бар. Инвалидлар оешмасына ярдәм сорап 141 кеше  мөрәҗәгать иткән. Фәйрүзә Сөнгать кызы “Инвалид булганнардан гына документ китертелә”, ди. Беренчедән халык акчасы ярдәм сораучыга ни өчен кирәк- кыйммәтле операция ясатырга барамы ул, түләүле хастаханәдә дәваланырга кирәкме- барысын да аңлатып инвалид кеше үз кулы белән гариза яза. 11 кешелек комиссия гаризаларның эчтәлеге белән таныша. Комиссия составы экраннарда күрсәтелде, алар арасында районның төрле социаль өлкәләреннән җитәкчеләр бар иде. 
                        Шушы комиссия 2 айга бер тапкыр утырыш уздыра. 2021 елда 1 утырышта 18 гариза каралган, 678500 сум акча бүлеп бирелгән. 2 утырышта 27 гариза каралып, 428 мең 300 сум; 3 утырышта 24 гариза каралып  326 мең сум; 4 утырышта 29 гариза каралып, 439 мең сум;    5 утырышта 23 гариза тикшерелеп,  314 мең сум;  6 утырышта 20 гариза каралып, 260549,07 сум акча сәламәтлекләре чикләнгәннәргә тапшырылган. 
              Быел да райондашларыбыз игелек кылуда зур активлык күрсәтте. “Игелек марафоны”нда 2 миллион 512 мең сум акча тупланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев