Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Инвалид райондашыбызның йортына иганәчеләр ярдәме белән газ кертәләр

Иске Кормаш җирлегендә яшәүче, тумыштан инвалид Галиева Сәлимә апага бүген газ тоташтыру эшләре бара.

Моңарчы Сәлимә апа утын ягып яшәде. Көздән башлап пенсиясен тиенләп җыйды да бу зур эшкә үзе тәвәкәлләп тотынды ул. Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова ярдәмгә мохтаҗ авылдашыбызны бу проблемасы белән ялгыз калдырмады. Фәйрүзә Сөнәгать кызы "Әнәк" агррфирмасы директоры Фаил Газетдиновка бу хакта сөйләп биргәч, мәрхәмәтле җитәкче Сәлимә апага газ плитәсе алу өчен 20 000 сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтте.

Сәлимә апаның, үзебезнең Рәхмәтебезне җиткерәбез, хөрмәтле Фаил Фәнис улы! Киләчәктә дә бергә аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә язсын! Сәламәт, бәхетле, гомерле булыгыз, игелекләрегез үзегезгә мәртәбәләнеп кайтсын!- ди Иске Кормаш авыл башкарма комитеты сәркатибе Дилбәр Вәлиева.

Әйләнә-тирәбез матурлыкка, искиткеч муллыкка төренгән кебек тоелса да, бер җылы сүзгә, игътибарга гына түгел, элементар көнкүреш уңайлыгына мохтаҗ райондашларыбыз бар әле. Тим-җилпеләрнең тормышына аз гына да бер нур, яктылык өстисегез килсә, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Сөнәгать кызына мөрәҗәгать итегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев