Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Иске Кормаш авылы халкы Пучыдагы Картлар һәм инвалидлар йортына яшелчә һәм җиләк-җимеш белән ярдәм итте

Иске Кормаш авылыннан елдагыча, өлкәннәр ункөнлеге башлану белән картлар йортына ярдәм оештырылды.

             Бу эшне Иске Кормаш авыл җирлегенең Ветераннар Советы рәисе Рәмзия Мирзасалих кызы оештырды.

Хәйрия эшенә авыл халкы да бик теләп катнашты.

Мәктәп укучылары тәҗрибә участогында үстергән яшелчәләрен тапшырды. Бакчада үскән җиләк-җимеш, яшелчәләрне машинага урнаштыргач, саллы гына продукция җыелды.

          Авыл җирлеге Советы җитәкчелеге Рәмзия апага зур рәхмәт белдерә. "Шулай ук ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәткән авыл халкына да олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сәламәт булыгыз, күңелегез тыныч, тормышыгыз бәхетле булсын. Үз игелекләрегез, үзегезгә меңе белән кайтсын! Илләр тынычлансын, борчулар бетсен!", дигән изге теләкләрен юллады җирлекнең Совет сәркатибе Дилбәр Вәлиева.

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Бу хакта Иске Кормаш мәдәният йортының ВК социаль челтәрендә видеосюжетта да күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев