Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Иске Сәфәр мәдәният йорты призына узган теннис ярышы җиңүчеләре билгеле

Бүген Иске Сәфәр мәдәният йорты призына өлкәннәр арасында теннис ярышы узды.

Бәйгегә 8 ир-егет, 4 хатын-кыз катнашырга килгән. Алдагы елларда да Иске Сәфәр мәдәният йорты балалар, яшьләр, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында теннис бәйгеләре уздыра иде. Быелгысы өлкәннәр көне уңаеннан оештырылды.

Хатын-кызлар арасында 1 урында Киров авылыннан Язилә Вәлитова, 2 урында Иске Байсар авылыннан Сәлимә Якупова, 3 урында Иске Сәфәрдән Әнисә Мәсәлимова. 

Ир-егетләр арасында 1 урын- Актаныштан Фәнис Маликов, 2 урында Нурулла Нурлыев, 3 урында Иске Байсардан Марат Могълиев. 
Барлык җиңүчеләргә, катнашучыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең Актаныш бүлекчәсе дә теннис спортын үз итүчеләргә истәлекле бүләкләр әзерләгән иде. 

Реклама

Теннис ярышыннан соң ветеран –спортчылар мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән мул табыны янында сыйланып, гапьләшеп утырдылар. Бер яшьлектә, бер картлыкта, дигәндәй, өлкәннәр бергә күрешү, аралашу мизгелләрен җыр-моңга төрде, гармун уйнап яшьлек җырларын искә төшерде. 

Теннис ярышын оештыруда Актаныш районы эшмәкәрләре, Чаллыда яшәүче эшкуар авылдашлар Рәшит Миршәрипов, Радик Мәрдәнов иганәчелек ярдәме күрсәтә. Барлык ярдәм итүчеләргә мәдәният йорты хезмәткәрләре олы рәхмәтләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев