Актаныш

ИЗГЕ ГАМӘЛ: ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Фәрит улы Салихов Казан шәһәренә яңа мәчет бүләк итте

Аның фасадын бизәү эшләре өчен дөньядагы иң ак мәрмәр кулланылган.

Республикага Яшь буынга һәм социаль инициативаларны тормышка ашыруда ярдәм итүче “БлагоДарение” хәйрия фонды президенты, якташыбыз  Фәрит Салихов күпләргә таныш. Актаныш районындагы байтак чаралар, шул исәптән спорт чаралары да, аның иганә канаты астында үтә. 


Фондның учредителе – ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, “Ядран-Ойл” ябык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Ирек Фәрит улы Салихов. 


Бөтен мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен каршы алган көнне Ирек Салихов республикага зур бүләк ясады – аның иганә ярдәме белән Кремль яр буе урамында мәчет ачылды. Дин кардәшләребез катнашындагы тәүге намаз яңа иман йортында 21 август көнне укылды. Аны "Казанның 1000 еллыгы" исемендәге мәчет имам-хатыйбы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов укыды. 


 ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкала мэры Илсур Метшин да яңа мәчеткә бәйрәм көнне килде. 


Иман йортын төзү өчен тотылган матди чыгымнар хакында бирелгән сорауларны Ирек Салихов “акчадан да кыйммәт түгел” дип җаваплый. 
-    Мәчет төзелешенә алынган һәркем әлеге саваплы гамәлне Аллаһы ризалыгы өчен башкара. Кеше бу төзелешкә керткән үз өлеше хакында әйтергә яки аны  сер итеп сакларга хокуклы. Мин, төп инвестор буларак, икенчесен сайлыйм,- ди киң күңелле якташыбыз. 

Нефтяниклар поселогында урнашкан мәчет төзелешенә җир участогын милекче  Александр Пилишкин биргән.  Ул татарстанлыларга “Татнефтепроводстрой”, “Стройтрансгазсервис”, “УК „ТНПС“ җәмгыятьләренең генераль директоры буларак таныш зат. Шуны да искәртеп китү урынлы, бары тик милләтләр дуслыгы нык булган Татарстанда гына урыс милләтеннән булган кеше мәчет төзелешенә җир бүләк итә ала – ихтирамга лаек гамәл! 

Кремль яр буе күркенә әвереләчәк әлеге мәчетнең тәүге нигез ташы 2015 елның ноябрь аенда салынган булган. Интерьер карарлары  буенча иман йорты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең башкаласы Абу-Дабидагы Шәех Зәед мәчетен хәтерләтә. Яңа архитектура корылмасының  күршесендә изге Евдокия чиркәве һәм әле төзелеп килүче Мәрьям Ана иконасы соборы урнашкан. Тагын бер үзенчәлек – фасадны бизәү эшләре өчен дөньядагы иң ак мәрмәр кулланылган. Бинаны баш купол һәм ике манарабизәп тора. Мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз заллары бар.

-    Мәчеттә беренче намаз укылу – һәр кеше өчен зур шатлык, чөнки намаз белән бергә халкыбызның рухы яңара, - дип, куанычы белән уртаклаша Ирек Фәрит улы. 

Мәчет рәсми төстә ачылганнан соң,бирегә теләге булган һәкем керә алачак. Дини чаралар, хезмәтләр  биредә  ТР мөселманнары Диния нәзарәте уставы нигезендә башкарылачак. 
 

материалда business-gazeta.ru  материаллары һәм фотосы кулланылды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: