Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫНА ТӨРЕП

Бүген Актанышбаш җирлегендә яшәүчеләр мәрхәмәт ияләреннән күчтәнәч - бүләкләр алды.

Бүген районда инвалидлар ункөнлегенә старт бирелде. Район башлыгы Энгель Фәттахов декаданы башлап җибәрү җыенында "Бер генә мөмкинлеге чикләнгән райондашыбыз да игътибардан читтә калырга тиеш түгел!" дип белдергән иде. Шушы сүзләргә куәт, Актанышбаш җирлегендә яшәүче сәламәтлекләре чикле гражданнарга бүген "Актаныш" агрофирмасы һәм "Кайнар икмәк" кибете күчтәнәч каплары юллаган. Җитәкчеләре Рамил Вәлиев һәм  Айгөл Гыйздәтуллина.

Әлеге күчтәнәчләрне авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Алсу Арсланова белән язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның өйләренә илтеп, кулларына тапшырды. 

Җирлектә 58 инвалид булып, аларның өчесе балалар.
Аларга исә эшмәкәрләр- "РайЦентр", Максутовның шәхси кибете; "Эльдоцентр"; "Балалар дөньясы", Рәмзия Газизованың кибете- бүләкләр биргән. 

Уенчыкларын күрүгә гүя балалар мизгелгә генә булса да авыруларын онытты.

 Рәхмәт сезгә, игелек ияләре!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев