Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Киңәш кирәк булса, шалтырат

Билгеле булганча, хәзерге вакытта балалар һәм яшүсмерләр төрле борчулар кичерә. Кайберләре үзләренең яшьтәшләре, әти-әниләре белән уртак тел таба алмый, кайберләре авыр тормыш ситуацияләрендә калалар. Андый хәлләрдән чыгуның дөрес юлларын табу мөһим. Барлык балалар да эч серләрен, борчуларын дусларына, якын кешеләренә сөйли алмаска мөмкин. Мондый очракларда "Ышаныч телефоны" аша проблемаларыңны хәл...

Билгеле булганча, хәзерге вакытта балалар һәм яшүсмерләр төрле борчулар кичерә. Кайберләре үзләренең яшьтәшләре, әти-әниләре белән уртак тел таба алмый, кайберләре авыр тормыш ситуацияләрендә калалар. Андый хәлләрдән чыгуның дөрес юлларын табу мөһим.
Барлык балалар да эч серләрен, борчуларын дусларына, якын кешеләренә сөйли алмаска мөмкин. Мондый очракларда "Ышаныч телефоны" аша проблемаларыңны хәл итү уңай нәтиҗә бирә. Шуңа күрә, Игелек үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә 17 майдан "Ышаныч телефоны" эшли башлаячак. "Ышаныч телефоны"на шалтыраткан һәрбер бала, яшүсмер кирәкле киңәш һәм җавап алачак.
Безнең телефон 3-02-80. Шалтыратыгыз, 18 сәгатькә кадәр эшлибез.
Татарстан Республикасы буенча балалар өчен ышаныч телефоны 8-800-2000-122.
Төгәлрәк мәгълүматлар http://www.ya-roditel.ru/ сайтында Медиагалерея бүлегендә урнаштырылган.
Без сезгә ярдәм итәргә әзер!
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев