Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Күҗәкәдә урам бәйрәме!

Быел август аенда авылыбыз тарихында беренче тапкыр урам бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм барлык авылдашларыбызны һәм чит яшәүче якташларыбызны бергә җыйды.

Күҗәкәдә урам бәйрәме

Быел август аенда авылыбыз тарихында беренче тапкыр урам бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм барлык авылдашларыбызны һәм чит яшәүче якташларыбызны бергә җыйды.

Ләйсән АКМАЛОВА,
Күҗәкә авыл китапханәчесе, җирлекнең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

 

Һәркемдә авылыбызның матур урыннарына соклану, күренекле шәхесләре белән горурлану хисләре тугандыр. Туган якка мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр, җырлар балалар күңеленә дә кереп калгандыр. Балаларның  конкурска ясаган рәсемнәрендә авылыбызның матур урыннары сурәтләнгән иде. Каләм тибрәтүче, шигырьләр иҗат итүче якташларыбыз да артып тора. Тимергали Мусин, Наилә Вәлиева, Илдус Газизов – әнә шундыйлардан. Илдус язган шигырьләрен көйгә дә сала һәм үзе үк тамашачыларга да җиткерә. Без бу шагыйрьләребез белән горурланабыз. Чара барышында аларның туган ягыбызга багышланган шигырьләре  яңгырады.

Авылыбыз кияве, СССР сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле табиб, шигырьләр иҗат итүче Рафис Хәбибуллин  үзенең “Яшәү яме” дигән китабын китапханәбезгә бүләк итте. Татарстанның атказанган укытучысы, 3 нче дәрәҗә Хезмәт даны ордены иясе Фәнисә Гыйльметдинова-Хәбибуллина кичерешләре белән уртаклашып, якташларын бәйрәм белән котлады.

Чара барышында укытучылар хөрмәт белән искә алынды. Илдус Газизов аларга багышлап язылган җырын башкарды. Иң кечкенә авылдашыбыз, урамның иң өлкән кешесе, иң яшь гаилә, 50 ел бергә гомер итүчеләр, күп бала тәрбияләүче гаиләләр дә искә алынды.

Якташыбыз автор-башкаручы Илдус Газизов һәм җирлек җитәкчелеге оештырган әлеге бәйрәм һәр кешенең күңелендә онытылмас матур хатирәләр булып сакланып калыр. Бу җырлы-моңлы, сыйлы. уенлы бәйрәмне үткәрүдә бик күп кешеләрнең хезмәте, ярдәме булды. Күчтәнәчләр белән килүчеләр дә күп иде. Аларның һәрберсенә авылдашлар исеменнән зур рәхмәт. Рәхмәтнең иң олысы, әлбәттә, бәйрәмнең төп оештыручысы ИЛДУС ГАЗИЗОВка. Аңа тагын да зуррак иҗади уңышлар теләп калабыз. Авылдашларны, якташларны берләштерүче мондый бәйрәм чарасы матур хатирә булып һәркемнең күңеленә уелып калды.

Күрешүләр олы бәйрәм төсен

Озак еллар әле сакласын.

Якташларның  дуслык, татулыгын,

Бердәмлекнең көч-куәтен күреп,

Яшәүләрне тормыш акласын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев